«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе 2009 елдан бирле эшли.

 

Хатын-кыз депутатларның аерым игътибары ана һәм балачакны, гаилә һәм никах институтын социаль яклаудан гыйбарәт. «Заманча сәламәтлек саклау», «Сыйфатлы белем», «Дәүләт кайгыртуына мохтаҗ балалар», «Дәүләт гаилә һәм демография сәясәте» кебек юнәлешләр аерылып тора. Бу мәсьәләләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт структуралары һәм граждан җәмгыяте институтлары җитәкчеләре катнашында утырышларда, эш киңәшмәләрендә, «Түгәрәк өстәлләрдә», дискуссия мәйданчыкларында даими рәвештә тикшерелә.

 

Берләшмә активында-закон чыгару инициативалары, милли һәм партия проектларына ярдәм итү, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларның попечительлек һәм күзәтчелек советлары эшчәнлегендә катнашу, республикада яшәүчеләрнең аеруча зәгыйфь категорияләре проблемаларын хәл итү юлларын эзләү. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә уздырыла торган «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясе перспективалы булып тора. Актуаль темалар район һәм шәһәр хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре өчен үткәрелгән белем бирү семинарларында карала.

 

«Кадерле ветераныбыз», «Бергә булдырабыз», «Без бергә!» социаль-гуманитар проектларын гамәлгә ашыру кысаларында хәйрия ресурсларын җәлеп итүдә уңай нәтиҗәләргә ирешелде. «Татарстан энҗесе», «Нечкәбил», «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» республика конкурслары, балаларны яклау көненә, Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган акцияләр.

 

"Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе гуманитар элемтәләрне үстерүдә, мәгърифәтчелек, хәйрия эшчәнлегендә, җәмгыять тормышындагы социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә диалог, фикер алышу, хатын-кыз лидерларны, хатын-кызлар берләшмәләрен, закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарын, иҗтимагый структураларны берләштерү өчен кирәкле мәйданчыкларның берсенә әверелергә омтыла.

 

Вконтактеның рәсми төркеме https://vk.com/miloserdie_rt

Телеграм-канал https://t.me/miloserdie_rt

Сайт http://miloserdiert.ru

Тэги: Мәрхәмәт-Мәрхәмәт

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International