Кадрлар сәясәте

«Бүген җирле үзидарә институты - дәүләтебезнең нигезе, ул иң мөһим, социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Кешеләр белән ачык сөйләшү нәтиҗәсендә җирле үзидарә органнары гражданнарның теләкләрен ишетә һәм исәпкә ала, аларның мәнфәгатьләрен үз эшләренең төп максаты итеп куя.

Муниципаль хезмәткәрнең эше  күп төрле белем, зур җаваплылык, даими үз-үзеңне контрольдә тоту һәм сабырлык таләп итә. Әгәр дә Сез югары профессионализмга, максатка омтылучанлыкка һәм җаваплылыкка ия булсагыз, туган районыгызны, якташларыгыз тормышын яхшырак һәм матуррак итәргә омтылсагыз, Сезне безнең командабызга чакырабыз!»

 

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы Р. Р. Камартдинов

 

Татарстан Республикасы муниципаль хезмәте һәм Буа муниципаль районы турында барлык кирәкле мәгълүмат, сезгә уңайлы булсын өчен, түбәндәге бүлекләргә тупланган.     

«Хезмәткә керү» сылтамасы буенча квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, кадрлар резервы һәм башкалар турында мәгълүмат бар.

«Хезмәт узу» бүлегендә класслы чиннар бирү тәртибе, аттестация, хезмәт культурасы, бүләкләр һәм башкалар турында белешмәләр бар.

Дәүләт граждан хезмәтендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив база белән «Норматив-хокукый актлар һәм башка документлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International