5.02.2014 Бикмураз авылында яшәүче Сибгатуллина Хәлимә апа Галим кызына 90 яшь тулды.

 

Бикмураз авылында яшәүче Сибгатуллина  Хәлимә  апа  Галим  кызына  2014

елның 5  февраледә 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Хәлимә апаның балалары һәм оныклары  җыелды.

  Районнан оешма җитәкчеләре килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең

урынбасары  Садретдинова Лилия Назим кызы   Хәлимә  әбине юбилее белән котлап Россия Президенты  В.Путинның  Рәхмәт хатын тапшырды. Авыл  җирлеге башлыгы  Шәрәфетдинов Рафаэль Назим улы юбилярны котлап чәчәкләр бәйләме тапшырды.

  

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International