Яңа чаңгы базасы сезне чакыра!

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Наратлык урманында чаңгы базасы эшли башлавы турында хәбәр иткән идек инде. Яктыртылган трасса күптән  яраткан ял итү урынына әверелгән буалылар  кыска вакыт эчендә база белән танышырга, уңайлыкларын тоярга өлгерде. Ә быел әле бер тапкыр да  чаңгыга басмаганнарны исә аның турында үзебез сөйләп кызыктырырга  һәм урман хозурына чакырырга булдык.

Урман авызында урын алган шактый зур модульле чаңгы базасы әллә кайдан күренеп тора. Кичен ул якты утлар белән дәшеп тора.  Эчендә җылы, якты, уңайлы. Ишектән керүгә киеп килгән аяк киемен салып, чаңгы ботинкаларын кию өчен ике яклап эскәмияләр куелган. Үз чаңгылары белән килүчеләрдән тыш аннан берьюлы тагын 100 кеше урман эченә шуарга кереп китә ала – прокатка шулкадәр пар чаңгы бар. Балаларга да, өлкәннәргә дә. Кыйммәт тә түгел: ике сәгате нибары 100 сум тора. Чаңгылар барысы да пластик. Ботинкалары кию-салу өчен уңайлы. Эш көннәрендә прокат көндезге 16 сәгатьтән, шимбә-якшәмбедә 10 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр эшли.

– Мондый база күптән кирәк иде. Бик уңайлы. Үземнең чаңгыларым бар, урманга еш киләм. Ә улыбыз Аязга прокатка алырга булдык, – ди Ришат Камалов.

Аяклары тиз үскәндә, балалар өчен прокат аеруча отышлы.  Әнә, Айси–нә Чепекованың да ботинкалары кечерәеп калган. Шуңа да чаңгы базасына килгәннәр. Берникадәр вакыт эчендә бинага дистәгә якын кеше керде – кемнәрдер чаңгыларны алды, икенчеләре бит очларын кызартып шуып килеп, аларны тапшырып китте. Барысы да канәгать. Спорт сөючеләр белән аралашканнан соң бина белән танышуымны дәвам иттем – монда бүлмәләр  тагы да бар бит әле. “Юность” спорт мәктәбе директоры Владимир Храмов һәрберсенең ишеген ачып, нинди максатка билгеләнүләре турында аңлата. Бер ишек артында ир балалар, икенчесендә кызлар өчен киенү-чишенү бүлмәләре. Һәрберсендә санузел, хәтта душ та бар. Ә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңайлыклар тудырылган аерым санузел. Урам яктан да пандуслар ясалган. Тренерның үз кабинеты. Анда видеокүзәтү системасы да урнаштырылган. Күршедә  ярышлар, күнегүләр алдыннан чаңгыларны майларга мөмкин. Ул бүлмәдә махсус вентиляция системасы бар.  Бер бүлмә  чаңгычылар өчен трасса салуда алыштыргысыз снегоходка гараж өчен бирелгән.  Кем әйтмешли, соңгы көннәрдәге кебек дулаган  җил-буран куркыныч түгел. Чаңгылар бар, трасса ясала,  җилдән урман ышыклый. Без барган шимбә киче чагыштырмача тыныч иде әле. Урман кырмыска иле кебек дисәң дә, ялгыш булмас. Без дә яктыртылган трассаны берничә кат урадык.  Анда очраган төркем-төркем шуучы яшьләрдән дә чаңгыларны прокатка алу-алмаулары белән кызыксындым. Күбесе шуннан файдаланган булып чыкты. Шуа-шуа чаңгы базасының кирәкле булуын әйтеп калырга да ашыктылар.

– Йөз сум бер дә кыйммәт түгел, ике сәгать вакыт рәхәтләнеп шуарга җитә, – диделәр алар.

Кайтканда кабат базага сугылдым. Вакыт кичке алты. База мөдире  Назыйм Шәмиев  белән санап карадык – 30лап кеше чаңгылардан файдаланырга өлгергән. Ә ябылырга тагын дүрт сәгать вакыт бар әле.

– Ял көннәрендә сорау тагын да артыр дип уйлыйм. Яктыртылган трасса ачылгач, өлкәннәрнең күбесе чаңгы сатып алырга өлгерде.  Прокатка күбрәк яшүсмерләр ала, – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International