Яшьләр кайтсын Буага җитәкчелек аларны ничек кызыктыра

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Район җитәкчелеге Казанның югары уку йортларында белем алучы Буа егет-кызлары белән очрашулар циклын башлап җибәрде. Аларны  вуз тәмамлаганннан соң туган якларына чакыруга корылган беренче диалог Казан федераль университетында үтте.

Әлеге уку йорты диварларында бүгенге көндә 150дән күбрәк укучы төрле белгечлекләр ала. Юрист булырга җыенучы Алсу Бәширова очрашу турында ишетүгә анда катнашырга булган.

– Мин шәһәребездә эш таба алган очракта анда кайтырга теләр идем, – ди ул. Районның эш һәм шөгыль үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 100дән күбрәк буш вакансия исәпләнә. Иң күбе укытучылар кирәк. Барлыгы 22 кеше. Алар арасында аеруча математика, физика укытучыларына кытлык зур. Сүз уңаеннан, булачак укытучылар да биредә белем ала, шуңа очрашуга шәһәр мәктәпләре директорлары да килде. Дистәгә якын табиб таләп ителә. Тагын юл төзү эшчеләре, төягечләр йөртүчеләре, юл эшләре осталары, ветеринария табиблары, инженер-химик, баш инженер, хореограф, инжерен-технолог һәм башка белгечләр кирәк. Алар арасында Алсу ала торган һөнәр – юрисконсульт та бар.  Билгеле, төрле сәбәпләр арасында бу саннар, вакансияләр исемлеге үзгәреп тора. Студентлар белән очрашуда муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров  киләсе өч-дүрт ел эчендә өстәмә эш урыннары 500дән күбрәккә артачагын әйтте. Моңа өстен-лекле проект – Карлы авылы янында ярты меңләп кешене эшле итәчәк  промышленность паркын булдыру мөмкинлек бирәчәк. Җитәкче әйтүен-чә, инде бүгеннән анда керергә теләүче резидентлар бар. Паркта тиз-дән төзелеш эшләре баш-ланып китәчәк.

– Яшьләрне беренче чиратта хезмәт хакы, яшәү урыны, эш шарт-лары кызыксындыра. Алар өстендә дә эшлиез, –  ди Марат Азат улы. Уңайлыкларга, төрле төзелешләргә килгәндә, районда бу уңайдан  соң-гы елларда гына да күп хезмәт башкарылды. Алар мәктәпләр, балалар бакчаларын, социаль объектларны төзүгә-төзекләндерүгә дә, паркларны яңартуга да, юллар, тротуарлар салуга да, урамнарны яктыртуга да кагыла. Студентларны районда төрле өлкәләрдә булган үзгәрешләр белән кыска метражлы фильм аша да таныштырдылар, район башлыгы да үз  чыгышында бәян итте. Башкалада укысалар да, ял көннәрендә туган өйләренә кайтып йөрүче студентлар аларны үзләре дә күрми калмый торганнардыр. Шулай да тагын бер кат ишетү кемгә дә зыян итми. Аннан мондый очрашуларда студент-ларның үзләрен кызыксындырган сорауны турыдан-туры җитәкчегә җиткерү  мөмкинлеге дә бар. Күп булмаса да, кайбер студентлар бу көнне аннан файдаланды. Очрашу ахырында алардан Буага кайтырга теләкләре булу-булмавы белән кызыксындылар. Яртысына якыны уңай җавап бирделәр.

– Бу начар түгел.  Һәм мондый очрашып сөйләшүләр ике як өчен дә кирәк. Аларны дәвам итәчәкбез. Буадан күп студентлар энергетика университетында, Казан дәүләт архи-тектура-төзелеш университетында белем алалар. Алар һәм башкалар белән киләсе атнадан башлап очрашачакбыз, – ди Марат Җаббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International