“Авангард”та Сабантуй - эшли дә, ял да итә беләләр

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Эш беткәч, уйнарга  ярый, дигән гыйбарәне искә алып, язгы кыр эшләре тәмамлангач, Сабантуй бәйрәм итәргә булдылар “Авангард” агрофирмасы хезмәтчәннәре. Ул бу атнаның сишәмбесендә Кайбыч авылы урман аланында  узды.

Сәхнәдән бәйрәм дәвамында кеше өзелмәде – анда бер-бер артлы алдынгылар күтәрелде. Шуларның берсе – савым операторы Нурдания Ибраһимова.

– Биредә 25 елдан бирле эшлим. Бер сыердан тәүлеккә уртача 25-26 литр сөт савабыз. Яхшы эшли дә, күңелле ял да итә беләбез, – диде ул. Аның сүзләренә яшь тракторчы  Николай Николаев та кушылды.

– Моннан җиде ел элек агрофирмага эшкә килдем. Беренче көннән техника белән идарә иттем. Эшеңне бәяләгәч, күңел “үсеп китә” шул. Озакламый урак башлана, комбайнга да утырырга әле исәп, – диде егет.

Алар һәм башка уңганнар тантаналы төстә бәйрәм флагын күтәрделәр. Бу көнне Сабантуйда яңгыраган җырлар да, теләкләр дә алдынгылар хөрмәтенә иде. Беренче котлауны “Авангард” агрофирмасы генераль директоры Николай Курчаткин җиткерде.

– Уртак эшебезнең сыйфаты елдан-ел шатландыра, кырларда мул уңыш үсеп килә. Моның өчен белгечләргә, иң мөһиме – көнне төнгә ялгап эшләгән хезмәткәрләргә рәхмәт әйтәм, – диде ул.

Сабантуйның баш кунагы – “Ак Барс” Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров та тырыш Буа командасына изге теләкләрен җиткерде. Ул буалылардан – дуңгыз комплексының өлкән операторы Татьяна Ивановага “Ак Барс”ның көмеш күкрәк билгесе, ә автомобиль йөртүче Юрий Ивановка “Хезмәт батырлыгы өчен” медале һәм акчалата премияләр тапшырды. Аннан бүләк бирү эстафетасын үзенең урынбасарларына бирде. Шулай итеп күпләр акчалата бүләкләр белән бергә Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Күрше Чуашстан Республикасыннан килгән җитәкчеләр дә авангардлыларның эшен мактадылар. 

Район уңганнары өчен горурлык хисләрен муниципаль район башлагы Марат Җаббаров җиткерде.

– Мондый агрофирманың Буа территориясендә булуы район өчен бик яхшы. Елдан-ел үсемлек культураларының төрен, җитештерелгән продукция-нең күләмен арттырасыз. Иген, ит, сөт җитештерүдә сез лидерлар рәтендә, зур плюс белән нәтиҗә ясыйсыз, – диде ул.

Бер көнгә генә булса да, кырлардагы техника, фермадагы һәм ит комбинатындагы аппаратлар  гөрелтесеннән, яраткан малкайларыннан арынып торган уңганнар кичкә кадәр бәйрәм иттеләр. Алар өчен зур самавырда  чәй кайнады, борыннарны кытыклап шашлык пеште, мул табыннан сый өзелмәде. Сәхнәдән яңгыраган дәртле көйгә кушылып җырладылар да, биеделәр дә алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International