"АгроНур" да атлар саны 550 баштан артып китә

2019 елның 19 апреле, җомга

Хуҗалыкларда ат асрау күптән “мода”дан төшеп калганда, “Вираж” җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы “АгроНур”да аларның исәбе  550 баштан артып китә. Биредә бахбайлардан җәмгыять оешканнан бирле аерылмыйлар.

– Күпчелеге “Русский тяжеловоз” токымлы авыр йөк атлары. Алар ит өчен яхшы. Аннан суыкка да чыдам — монысы да безнең климат өчен мөһим, – ди директор Фәнис Шәрипов кардадан без килгәнне күзәтүче кыска аяклы, тәбәнәк буйлы, нык мускуллы, киң аркалы бахбайларга күрсәтеп. Болары сату өчен әзерләнгән айгырлар икән. 35 баш. Аларны 500 килограммга җиткереп реализациялиләр. Ә моның өчен шактый күп – 2 елдан ким булмаган вакыт кирәк. Биредә җитештерү күптән җайга салынган: бер партия сатылып беткән төшкә икенчеләре үсеп җитә. Атларга сорау зур. Елына уртача 200 баштан ким булмаган үрчем алалар. Сүз уңаеннан, ферма мөдире Айнур Исхаков әйтүенчә, сакланышлары әйбәт. Ветеринария табибы Тәлгать Ганиев барлык ветеринария чараларын үз вакытында башкара. Айгырлар иткә китсә, бияләр белән көтү яңартыла. Һәр ике ел саен нәсел дә яңарталар. Яшьләренә, төрләренә карап, аерым кардаларда, конюшняда тотылучы бахбайларның барысы белән дә “танышып чыктык”. Күп кенә кызык фактлар да белдек. Язын атлар да йоннарын коя икән. Күбесе шул сәбәпле ала-чула бүген. Искесе тизрәк коелсын, диптер инде кояш астында ятып ауныйлар. Тагын карда коймаларын агачтан ясау озакка түгел. Кимереп, чыгып качарга да күп сорамыйлар. Ә менә мондагы кебек тимергә тешләре “үтми”. Теш, дигәннән, ат, гомумән, тешләргә яратучы хайван. Шул сәбәпле исәп номерлары эре малга кебек колакларына түгел, ә азот белән өшетеп, сыртларына сугылган. Хезмәткәрләр дә яннарына якын килмәскә тырышалар. Конюшняда клеткаларын чистартканда, икенчесенә күчереп торалар. Клеткалар нигездә яңа колынлаган атлар өчен. Биредә алар өч-дүрт көн тотыла. Ә колыннарны әниләреннән алты айдан соң аералар.

Кайбер районнар өчен дә ирешә алмаслык чик булган шушы кадәр атны өч ат караучы – Николай Мышков, Алексей Андриянов һәм Гөлназ Әмирханова карыйлар. Хатын-кызның бу хезмәтне башкаруы да, атларның күплеге кебек, гаҗәпләндерде безне.

– Бер дә авыр түгел. 17 елдан бирле ияләштем инде. Башта хуҗалыкта дуңгызлар карадым. Аннан атлар янына күчтем. Ирем Рамил белән бергә башлаган идек, шуңа җиңел кереп киткәнмендер, – дип җаваплады. Ат караучылар без анда чагында кичке сменага эшкә килделәр. Ул сәгать өчтән башланып, бишләргә кадәр дәвам итә. Ә иртән 6га киләләр. Кирәк булганда, бер-берсен ял да иттерәләр. 

Ат караучыларның булышчылары да атлар. Җигү өчен күндәмнәрен, тынычларын сайлап алалар.

– Мария кушаматлы бия нәкъ шундыйлардан. Кая бастырсаң, шунда көтеп тора. Әйткәнне тыңлый, – ди Николай атын сыйпап. Аннан арбасына менеп басты да, “на” дип арпа алырга кузгалып та китте. Атлар өчен дә, мөгезле эре терлекләр һәм сарыклар өчен азыкның барысын да үзләре әзерлиләр. 1600 гектар сөрү җиреннән сенаж-силосын да, салам-печәнен дә, бөртеген дә кышлатуга җитәрлек кенә түгел, запас белән дә туплыйлар. Үзләренең катнаш азык заводлары бар. Биредә кырда үстерелгән һәр культура терлек аша үткәрелә. Шуңа үсемлекчелек тә, терлекчелек тә табышка эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International