Татарстанда авыл хуҗалыгы белем бирү платформасы эшли башлады

2020 елның 18 сентябре, җомга

Бердәм белем бирү платформасы аграрийларны укыту өчен билгеләнгән. Бүген бушлай сынау дәресләренә теркәлү ачылды. Бу хакта республика районнары белән видеоэлемтә форматындагы киңәшмә барышында Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» платформасын эшләү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татарстанда кыр көне» кысаларында агымдагы елның июлендә тәкъдим ителде. Эшләнмә уңай бәя алды. Республика Президенты Агросәнәгать комплексы өлкәсендә алдынгы технологияләргә өйрәтү әһәмиятенә игътибар итте. Ул вакытта платформа әле эшләнү стадиясендә иде, ә бүген инде эшли башлады.

 «Бүген белем һәм белем бирүне аерырга кирәк, белемле кешенең югары белем турындагы документсыз һәм киресенчә була алуын аңларга кирәк. Мәктәпнең максаты – катыргы  яки сертификат алу түгел, ә белем алу, - дип билгеләп үтте Нияз Хәлиуллин.

Ресурс  агросәнәгать комплексы өлкәсендә яңа белемнәр алырга, заманча технологик карарлар һәм күнекмәләрне гамәли куллану өчен инструментлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Аграрчылар өчен сайланган өлкәдә компетентлыкны арттыру рентабельлекнең бөтенләй яңа күрсәткечләренә чыгу мөмкинчелеген ачачак. Платформа эре предприятиеләр белгечләре өчен дә, зур булмаган фермер хуҗалыклары, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә билгеләнгән.

Шулай ук Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры хәзерге дөньяда, трендта булу һәм аңа ихтыяҗ булу өчен, даими рәвештә укырга кирәклекне, һәм белем бирү системасы сыйфатлы белем бирү дефицитын сизә, дип белдерде.

Агробизнес өчен  онлайн мәктәп  дөньяның теләсә кайсы почмагында белем алырга мөмкинлек бирәчәк. Курслар кысаларында нәтиҗәле сөт терлекчелеге, хаталарсыз умартачылык, төгәл игенчелек технологияләрен, биологияләштерүне һәм нәтиҗәле орлыкчылыкны үзләштерергә, фермерлар өчен салым салу системаларын ачыкларга һәм җитештерелгән продукцияне ничек сертификацияләргә һәм «Меркурий» системасы беләнэшләү турында белергә була. Моннан тыш, персонал белән идарә итәргә, бизнес-процессларны җайларга һәм нәтиҗәле командалар булдырырга һәм, әлбәттә, цифрлаштыру һәм бизнес-аналитикага өйрәнергә  мөмкин.

Мәктәп укытучылары арасында илнең төрле почмакларыннан килгән экспертлар да бар, бу башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашырга һәм иң яхшы практикаларны кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Система Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге (РИВЦ) базасында эшләнгән. Планда-мәктәпне федераль дәрәҗәгә җиткерү.

Бушлай дәрескә теркәлергә.

Консультация алырга: 8 800 550 24 41.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International