Суднолар хуҗаларының игътибарына- навигация чоры тәмамлана!

2020 елның 23 октябре, җомга

Суднолар йөри торган сулыкларда ел саен навигация (йөзмә) обстановкасы ноябрьнең 20 нче числосында төшерелә.

Бүгенге көндә республиканың су объектларында су температурасы 6 градуска якын, һава температурасын агымдагы атна ахырына фаразлаганча, су температурасы кышкы көннәргә якынлашачак. Мондый температурада боз ясалу процессы башлана, ә эчке сулыкларда, култык сайлыкларында боз япмалары барлыкка килә. Тиздән сулыкларда боз ясалу процессы күзәтеләчәк, димәк аз үлчәмле судноларның йөзүен туктатырга кирәк.

Инспектор участогы аз үлчәмле суднолар йөртүчеләргә 2020 елгы навигацияне төгәлләргә, сулыклардан аз үлчәмле судноларны күтәрергә һәм судноларны кышкы саклауга күчерү буенча тиешле консервация эшләрен башкарырга кирәклеге турында хәбәр итә.

        Боз чоры якынлашуга бәйле рәвештә, су объектлары кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра. Тыю билгеләренә һәм күрсәткечләренә карамыйча, нәтиҗәләр турында уйламыйча,  бозга чыгу – бәхетсезлек очраклары китереп чыгарырга мөмкин. Кышкы чорда булган хәлләрнең төп саны күчеш чорларында теркәлә.

 Шулай итеп, ел саен боз ясалу вакытында кешеләрнең боз астына киткән очраклары теркәлә.

2019-2020:

-  5 кеше һәлак булды;

- 87 кеше коткарылды.

2018-2019:

- 3 кеше һәлак булды;

- 39 кеше коткарылды.

 

Халыкның бозга күпләп чыгу урыннары торышын контрольдә тоту өчен (су асты балык тотуны яратучылар), республиканың су объектларында боз кату чоры башыннан бирле, республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава мендәрендә суднолар кулланып, тәүлек буе коткару постлары куелачак. Балыкчылар күп җыелган урыннарда тәүлек буена 9 пост кую планлаштырылган.

Спас, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары керә торган Кама Тамагы инспекторлык участогының җаваплылыгы зонасы буенча һәм аннан күпчелек балыкчылар боз өстенә чыгачак “Камские Просторы” РТБ базасында “Славир 9У” судносын кулланып аерым пост куелачак.

Көзге чорда суда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе инспекторлары балыкчыларга куркынычсызлык  чараларын искә төшерә:

- боз кузгалган чорда сулыкка чыкмагыз

-төзек булмаган йөзү чарасында бигрәк тә ПВХ көймәләрендә сулыкка чыкмагыз, чөнки ПВХ көймәсенә боз ватыкларына җиңел зыян китерергә мөмкин һәм ул батарга мөмкин;

- коткару чараларыннан башка (жилет, күкрәк билгесе һ. б.)) сулыкка чыкмагыз;

—йөзү чарасына тиеш булганнан артык йөк төямәгез;

Ата-аналарга аерым үтенеч: сез һәрвакыт балаларыгызны контрольдә тотарга һәм аларның кайда булулары турында белергә, аларны уйланылмаган гамәлләрдән, бигрәк тә боз кату чорында сулыкларга чыгарга ярамаганлыкны кисәтергә тиеш

Кама Тамагы инспекторлык участогының  дәүләт инспекторы Нуриев Н.Г.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International