ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бу юлы Буадан Хаҗирә Кәлимуллина өченче урында. Өлкәннәр декадасы уңаеннан ел саен уздырыла торган автомобиль йөртү осталыгы буенча бәйгедә ул төрле елларда беренче һәм икенче урыннарны да яулады. 

Җиңел атлетика кроссы шимбә, 8 октябрьдә үтәчәк. Анда мәктәпләр укучыларын, студентларны, оешма-предприятиеләр вәкилләрен, җитәкчеләрен һәм спорт ветеранарын катнашырга чакыралар. 

Бу Буа районы буенча миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәнең (паспорт өстәленең) яңа урынга күченүе белән бәйле. 11 октябрьдән ул Буа шәһәре, Яшел урам, 48 йорт адресы буенча урнашкан ЮХИДИ бинасында эшли башлаячак. Кабул итү графигы шул ук калачак.

Район мөхтәсибәте игълан иткән “Минем матур яшисе килә” дигән рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Рәсем остасы, психолог тарафыннан ясалган барлык китерелгән рәсемнәргә бәя бирелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International