Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев язгы кыр эшләре белән таныштылар. Аларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Ереммев, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов озатып йөрделәр.