Татарстанда Россия Федерациясенең бердәм электрон картографик нигезенә (ЕЭКО) кертү өчен цифрлы карофотопланнар булдыру буенча аэрофотога төшерү эшләре актив алып барыла, аннан гражданнар, бизнес, хакимият һәм җирле үзидарә органнары файдалана ала
Алынган мәгълүматлар территориаль планлаштыру мәсьәләләрен хәл итү һәм төбәккә инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук кадастр исәп-хисабы системасын тулыландыру өчен кулланылырга мөмкин. Нәтиҗәләрдән Татарстанда яшәүче һәркем файдалана алачак.
Агымдагы елның 1 сентябренә Татарстан Республикасы территориясенең ЕЭКО белән тәэмин ителеше 75 процент тәшкил итә. 2023 елда республиканың 1168 торак пунктында аэрофотога төшерү үткәреләчәк, аларның гомуми мәйданы 1327 кв.км. эшләр тәмамланганнан соң материаллар федераль пространство мәгълүматлары фондына тапшырылачак. Әлеге эшләр Роскартография АҖ тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр белән берлектә башкарыла.
«Татарстан Росреестры шулай ук җир кишәрлекләрен аэрофотога төшерә. Бүгенге көндә ике мең гектар тирәсе мәйданлы 14 меңнән артык кишәрлек дистанцион тикшерелгән. Ел ахырына кадәр тагын 300 гектар җир тикшереләчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.
«ЕЭКОны теләсә нинди мәгълүмати һәм геомәгълүмати системаларда картографик нигез (подложка, база картасы, картографик фон) буларак кулланырга мөмкин булачак. Аның ярдәмендә төрле гамәли мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин булачак мәсәлән, инфраструктура, халык, табигать турында тематик мәгълүматны күрсәтергә, хуҗалык эшчәнлегенә мониторинг үткәрергә», - дип хәбәр итте Роскадастрның ТР буенча филиалы директоры Артем Костин.
Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елда бердәм электрон картография нигезенә кертү өчен 1:2 000 масштаблы цифрлы карофотопланнар булдыру буенча эшләр планлаштырылган.
Белешмә өчен
ЕЭКО — территория турында системалаштырылган пространство мәгълүматлары җыелмасы. Анда гидрография һәм гидротехник корылмалар, торак пунктлар, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм социаль-мәдәни объектлар, юл челтәре һәм юл корылмалары, үсемлекләр япмасы һәм туфрак, дәүләт һәм административ чикләр, географик объектларның исемнәре турында мәгълүматлар бар.
Аэрофотосъёмка — җир өслегеннән билгеле бер биеклектән территорияне фотога төшерү, төшерелгән участокларда объектив пространство мәгълүматларын алу, өйрәнү һәм тәкъдим итү максаты белән.