Мариуполь шәһәрендә туган Роман Хайленко узган елның җәендә Буа хәрби комиссариатында контракт төзегән.
Махсус хәрби операция башланган вакытта Роман инде ун елга якын Россиядә яшәгән. Ләкин Украина гражданины булып санала.
Ир-ат Россия мәнфәгатьләрен яклау өчен махсус хәрби операциядә берничә тапкыр катнашырга омтылган. Ләкин хәрби комиссариатларда аны кире кагалар. Һәм, ниһаять, Мариупольдән кайткан ир-ат Россия гражданлыгы алган. Казанда туган хатыны Светлана белән Буа районы Тимбай авыл җирлегенең Ташкичү авылында төпләнәләр.
Алар Казанда танышалар. Шәһәрдә ун ел яшәгәннән соң, аларның балалар белән саф һава, тынычлык булган тыныч җиргә урнашу хыялы туа. Гаиләсен урнаштырганнан соң, Роман контракт буенча м ахсус хәрби операция зонасына китә. Күптән түгел генә ул ялга кайтты.
Ул мәктәп елларында Мариупольдә рус телле балаларны «москалят» дип атаганнарын хәтерли. Ә 2014 елда, Киевта сәяси бәрелешләр башлангач, ул бөтенләй илдән китәргә карар кабул итә. Яшәү өчен Россияне, Татарстанны сайладым, Казанга килдем.
- Мин үземне һәрвакыт россияле дип саный идем. Һәм махсус хәрби операциягә дә үз теләгем белән киттем. Мин Украинада нацизмны күреп үстем, шуңа күрә Россиянең хаклы булуын таныйм, – диде ул.
Роман медицина хезмәткәрләре нәселеннән. Бөек Ватан сугышы елларында врач булып аның әбисе хезмәт итә. Ул аның икенче бөтендөнья сугышы, совет солдатларының соңгы тамчы каннарына кадәр үз иле өчен сугышулары, шул елларның авырлыклары турында сөйләгәннәрен тыңлап үскән. Күрәсең, кешеләргә ярдәм итү теләге аңа әбисеннән күчкән. Ул Санкт-Петербург медицина көллиятен тәмамлаган. Роман, аның әбисе кебек үк, яралыларга беренче медицина ярдәмен ачык кырда диярлек күрсәтә. Исәп секундларга барганда, гомерләр саклап, үзе дә дошман уты астында калды. Ул үзен «күлмәк белән» туган дип саный.
Светлана белән алар биш бала тәрбиялиләр. Уртак ике уллары бар. Гаилә Буада тырыш, дус халык яши дип саный. Икесе дә Россия - җиңелмәс ил дип ышана.