ФӘРИТ АБЫЙ КӘРҖИН ҮРӘ

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Фәрит абый кәрҗин үрә

Күл Черкене авылында яшәүче Фәрит Хәмидуллинның тал чыбыгыннан үреп ясаган товарына ел әйләнәсе сорау кимеми. Кайчандыр авылның һәр урамында диярлек берничә кәрҗинче булган, ә хәзер инде  тирә-яктагыларында да Фәрит абыйдан башка бу эшкә  кызыгучы юк.

-Малай чакта күршедә генә яшәүче мәрхүм Гайнетдин бабайдан күреп, өйрәнеп калган шөгыль бу. Аның янына кереп,  чыбыклардан тигез итеп мөргеләр үрүенә кызыгып утыра идем. Авылда калып, тормыш итә башлагач, өйрәнүем баштан үземә  ярады. Хәзер инде менә сораучылар да бар,- дип сөйләп китте ул безгә көзеннән әзерләп калдырган төрле-төрле кәрҗиннәрен күрсәтеп.

Үрүе бик тиз булса да, материалын әзерләве җиңел генә түгел икән шул. Елга буйларыннан тигез итеп үскән тал чыбыкларын  әзерләп табасы, кисәсе  шактый нужалы хезмәт.  Кәрҗиннәрне көз көне өлгергән яшь таллардан үрсәң генә товарның йөзе дә  килә, чыдам да була. Кирәк булгач җәй көнендә дә тал сындырып кайтып үргәне булган останың. Чыбыклар өлгермәгәнгә күрә ярылып, араланып бетәләр, ди. Иң әйбәте –  берьеллык таллар, ә ике ел үскәннәре ботаклы була.

Уртача зурлыктагы бер кәрҗинне үрергә  бер сәгать вакыт җитә аңа. Кыскарак таллардан кечкенәләрен исә ярты сәгать эчендә башкарып куя. Кечкенәләре дигәннән, Казанда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче кызлары төркемендәге балалар рәхәтләнгән  бәләкәй кәрҗиннәргә. Шунда уенчыкларын тутырып куялар сабыйлар, җиләккә, гөмбәгә барабыз, дип өйләренә дә алып кайтып китәләр, -  дип сөенеп сөйли алар турында Фәрит ага.  Шунда ук сатып алырга теләүчеләр дә булуын әйтә. Күл Черкене авыл җирлеге җитәкчелеге,  Фәрит абый белән килешеп, кәрҗиннәрне Казанда көзге ярминкәләрдә сатуга да алып киткән.  Яңа Чәчкап, Югары Лашчы, Килдураз авылларындагы кече базарларда да аның товарына сорау һаман зур.

-Акча өчен генә дип тә түгел, бер шөгыль инде ул. Терлеккә азык салырга җайлы итеп ясарга тырышам. Җәй көннәрендә бакчада яшелчә, җиләк-җимешкә дә җайлыдыр дип уйлый,- ди ул. Аннан соң, һәвәскәр бакчачы да икән әле героебыз.

- Бакчада нинди генә чәчәкләр, әллә ничә сортлы виноградлар үстерә,- дип сөйләп китте хәләле турында тормыш иптәше Мәдинә апа.  Аш бүлмәсе тәрәзә төбендәге чүлмәктә кечкенә гранатлар үсеп утырганын күреп тә тагын бер кат гаҗәпләндек. Орлыгын туфракка сипкән булган ул әлеге көньяк җимешенең. Кечкенә генә булса да, шактый баллы гранатлар бирә хәзер.

Заманында электрчы, аннан тракторчы булган  Фәрит агай  пенсиядә дә үзен кирәкле хис итә. Шулай булмый ни, онытылып барган кәрҗин үрү һөнәрен оныттырмый бит әле ул халыкка. Җитмәсә, товары да кеше күңеленә ошап тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International