УКЫТУЧЫЛАРНЫ БҮГЕННӘН ӘЗЕРЛИБЕЗ

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Укытучыларны бүгеннән әзерлибез

Шәһәрдә оешма-предприятиеләрнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалып, киләчәккә йөкләмәләр билгеләнә. Шундый очрашу мәгариф бүлеге системасына кергән коллективлар белән мәдәни үзәктә узды.

Очрашуда район җитәкчелеге, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков бу өлкәдә еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, ирешелгәннәргә, кимче-лекләргә, киләчәктә торган бурычларга тукталды.

Районның белем бирү  системасында барлыгы 1572 хезмәткәр эшли. Шуларның – 542се укытучылар, 196сы мәк-тәпкәчә белем бирү уч-реждениеләрендә, 33 укытучы өстәмә белем бирүдә хезмәт куя.

Узган ел яңа балалар бакчалары төзүгә һәм капиталь ремонт үткәрүгә федераль, республика һәм район бюджетыннан 83 миллион сум акча тотылган.

Район җитәкчелеге һәм иганәчеләр ярдәме белән Күл Черкене авылында 10 миллион сумга урта мәктәп ремонтланган. Узган уку елы чыгарылышлары барысы да кулларына өлгерлек аттестатлары алып, бүген алар төрле уку йортларында белем алуларын дәвам итәләр.

-Уңай тенденцияләр бе-лән беррәттән бу өлкәдә проблемалар да юк түгел. Укытучыларның уртача яше 49 яшь тәшкил итә. Бүген районда математика, физика, химия һәм информатика фәннәреннән белем бирүче укытучылар җитми. Былтыр 21 чыгарылыш, төрле педагогия уку йортларына укырга керде. Киләчәктә аларның районга кайтуын көтәбез,- диде Илгиз Ханбиков.

М. Вахитов исемендәге гимназия директоры Ленар Зиннәтуллин үз чы-гышында гимназиядә милли мәгариф система-сының торышына тукталды. Шәһәр үзәгендә урнашкан уку йортының бер гасырлык тарихы бар. Үзенең үсешендә нинди генә катлаулы чаралар кичерсә дә, уку йорты татар телен бөтен тирәнлеге белән өйрәтүче, халкыбыз гореф-гадәтләренә нигез-ләнеп, тәрбия бирүче уку йорты булып кала.

- Бүген дә гимназиянең эшчәнлеге укучыларыбызда милли үзаң тәрбия формалаштыруга юнәлтелгән. Шул сыйфатларга ия булса гына, кеше башка милләт халыкларына хөрмәт белән карап, аларның мәдәниятен аңлый ала. Гимназиядә балаларга тиешле белем бирү өчен бөтен шартлар да булдырылган,- диде Ленар Бәдретдин улы.

Биредә 350 бала белем ала. Шуларның – 130ы районыбызның 10 авылыннан, 20 бала Тәтеш районы Келәш авылыннан килеп укыйлар. Җәм-гыятебездә бара торган тирән социаль-икътисади үзгәрешләр иҗади, актив куелган бурычларны үтәргә сәләтле, башкарган эшләре өчен җаваплылык тоючы кешеләргә ихтыяҗ тудырды.

Директор белдерүенчә, уку йортының төп бурычы булып, үзен иркен тотарга сәләтле, иҗади шәхес тәрбияләү тора. Әлеге гимназия укытучылары үз эшчәнлегендә озак еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләрен һәм заманча технологияләрне бик теләп кулланалар. Аларның тырышлыгы укучыларның уңыш-ларында бик ачык күренә. Гимназиядә сыйныфтан тыш эшчәнлеккә дә, милли тәрбиягә дә зур игътибар бирелә.

-Шәһәр мәктәбе шартларында татар телендә укыту бик күп проблемаларны хәл итүне сорый. Үз балаларын нинди телдә укытуны ата-ана хәл итә. Гаиләләрендә балалар белән рус телендә аралашканга, урамда балалар үзара русча сөйләш-кәнгә, нәниләр бакчалардан рус телле булып килгәнгә, ата-аналар балаларын күбесенчә рус мәктәпләренә бирергә тырышалар. Бездәге татар сыйныфларына укучылар аз җыела. Шуңа без район җитәкчелегеннән балалар аз булса да, татар сыйныфларын ачарга рөхсәт итүләрен сорыйбыз. Безнең гимназиягә килә торган укучыларны әзерләү өчен бездә урнашкан “Ак каен”ны  база татар балалар бакчасы итеп үзгәртү һәм анда үзебезнең прагимназия сыйныфлары ачуда район җитәкчелегеннән ярдәм көтәбез,- диде Ленар Зиннәтуллин.

Моңа ачыклык кертеп муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев бу мәсьәлә буенча эш алып барылуын белдерде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Владимир Храмовның отчеты тыңланды.

Очрашуда катнашкан Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов уй-фикерләре белән уртаклашты.

- Мин белгечлегем буенча укытучы буларак, сез-нең проблемаларыгызны бик яхшы аңлыйм. Сез укытучылар, Россиянең, Та-тарстаныбызның килә-чәк элитасын тәрбияли-сез.

Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә игътибар артты. Хәзерге белем бирү программаларына үзгәрешләр кер-тү сорала. Яңа заманча таләпләргә туры китереп мәктәпләр төзелә. Дөрес, әлегә республикада кайбер мәктәпләрдә 2–3 сменада белем бирелә. Федераль бюджеттан бу проблеманы хәл итә башладык. Сезнең районда Әлши авылында яңа мәктәп төзү эше алып барабыз. Сездә генә түгел, республика буенча физика һәм математика фәннәреннән белем бирүче укытучылар җитми. Буада мәгариф системасында да проблемалар бар. Математика фәненнән чыгарылышларның күрсәткече республика күрсәткеченнән түбән. Моны киләчәктә яхшыртырга кирәк. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан курыкмагыз. Сез белемле балалар тәр-бияләгез,- диде очрашуга килгән укытучыларга мөрәҗәгать итеп Илдар Гыйльметдинов.

Без Илдар Ирек улының моңарчы да халык ышанычын аклавын, аның үз сүзендә торуын яхшы беләбез. Аның тырышлыгы белән узган елда шәһәр үзәгендә В. Трусенев исемендәге стадионда футбол кыры-ның яңартылуын, 2 көрәш келәме бирелүен беләбез. Бу юлы да ул район спортчыларының аңардан шәһәрдә  спорт комплексын төзүдә ярдәм итүләрен сорагач, 100 миллион сумга кадәр проект документларын ясатып бирегез, бу проблеманы да уңай хәл итәргә тырышырбыз дип җаваплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International