ГОРЧИЦА – САНИТАР

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

“Авангард” агрофирмасында бодай, арпа, борчак кебек гадәти культуралар белән бергә горчица да өлгерде. Биредә быел аны орлык өчен 70 гектарда иккәннәр.

Баш агроном Хәмит Гыйматдинов белән бергә  безнең яклар өчен әле  яңа булган  әлеге үсемлек чәчелгән “Таң” бүлекчәсенә юл алдык. Менә шикәр чөгендере янәшәсендә кызгылт-сары  төсле кыр күренде.

– Әфлисун төсе горчицаны җыяр вакыт җитүен күрсәтә. Тиздән аңа бертигез өлгерсен өчен дисекация үткәрәчәкбез, ягъни махсус препарат белән эшкәртәчәкбез. Аннан ун көннән соң турыдан-туры суктырып булачак. Алдан теземнәргә салып, шулай ук 3-4 көн үткәч суктырырга да мөмкин, – ди ул. 

Уңыш һәр гектардан уртача 15 центнердан ким бул-мас, дип өметләнәләр. Бөртеге үзләре һәм “Ак Барс” холдингына кергән агрофирмалар өчен чәчү-леккә салыначак, артып калганын сатачаклар да. Тагын  әлеге культураны 140 гектарда сидерат буларак та файдаланганнар.

– Башта 10 гектарда орлык өчен генә чәчәргә планлаштырган идек. Яз башында Зәй районында узган киңәшмәдә  чиста пар җирләренең яртысына сидераль культуралар, шул исәптән горчица чәчәргә киңәш ителде. Холдинг җитәкчелеге тәкъдиме бе-лән аны 100 процент иттек. Шул рәвешле, 60 гектарда рапс, 250 гектарда – борчак, 200 гектарда – клевер, 240 гектарда арпа астына донник чәчтек,  горчица күләмен 210 гектарга җиткердек. Аның тагын 60 гектарын орлыкка үстерергә булдык, – ди агроном. 

Сидерат өчен булганын  чәчәк аткач дискатор бе-лән ике тапкыр ваклап чыкканнар. Нәкъ шул вакытта горчица туклыклы матдәләрне аеруча күп калдыра. Мәсәлән, 200 тонна яшел масса чыга икән, бу 1 гектарга 100 тонна органик ашлама керткән кебек була. Шуңа да аны үзәктән, фермалардан ерак кырларга чәчү отышлы. Аннан горчицаның чәчәге умарталарга нектар бирә, үзе туфракның структурасын яхшырта һәм кырларның санитары булып тора. Чүп үләннәренә, фитофторозга, проволочникка каршы көрәшә. Соңгысы бәрәңге генә түгел, ә кукуруз өчен дә куркыныч.  Бу корткыч тамыразыкларны тишкә-ләп кенә бетерсә, кукурузны бөтенләй һәлак итә. Горчицаның үзенә янаучы корткыч та бар. Ул чәчәк бете.  Быел җәй салкын килү сәбәпле аңа каршы көрәшергә туры килмәгән. Шулай ук чүп үләннәренә, авыруларга каршы да эшкәртелмәгән. Ә кыр бик чиста. Әйткәнемчә, тиздән аның уңышын җыеп алачаклар. 1,5 метр тирәсе озынлыктагы сабагын тураклатып кырга сиптерәчәкләр.  Бу кырга теләсә нинди язгы культураны чәчәргә булачак. Горчица барысы өчен дә яхшы элгәр санала. Шуңа да аны киләсе елда 600 гектарда чәчәргә планлаштыралар.

–  Моңа кадәр нигә игелмәгән икән әлеге һәрьяклап отышлы культура? – дим.

– Чыннан да, агроном булып 30 ел эшлим. Горчицаны беренче тапкыр чәчтек. Элегрәк кырга органика күп чыгарылганга, ашлама арзан булганга кулланылышка кертелмәгәндер инде. Аннан мәшәкате, өстәмә эше дә юк түгел. Бүген исә чыгымнарны киметү  мөһим, – ди Хәмит. 

Ул горчицаны бакчаларга чәчәргә дә киңәш итә. Моны нәкъ хәзер – иртә культураларны җыеп алганнан соң эшләргә кирәк. 45 көн эчендә ул чәчәк атарга өлгерәчәк.  Салкыннар башланганчы аны башта туратырга, аннан бакчаны казырга кирәк булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International