Авылдан чыккан танылган кешеләр

1894 елның 3 октябрендә Казан губернасының Тәтеш районы Аксу авылында Борһан Шаһидуллин исемле малай туа.

Аның бабалары арасында уйгырлар да булган. Уйгырлар – хәзерге Кытайның Шенҗан-Уйгыр автономияле районында яшәүче төрки халык. Казанда эшләгән вакытта Борһан шул якларда сәүдә белән шөгыльләнүче кешеләр белән таныша. Ул инде «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган, китап сату кибетендә эшләп, тәҗрибә дә тупларга өлгергән егет була. 1911 елда Шаһиди Семипалатинск шәһәренә «Тянь-Шань» исемле сәүдә компаниясендә бухгалтер булып эшләргә китә. Шул киткәненнән соң ул Казан якларына башка беркайчан да кайтмый диярлек. Дистә елга якын сәүдә оешмасының Кытай бүлегендә эшли, соңрак таможняда хезмәт куя, берничә ел Шенҗан вилаятенең транспорт идарәсендә җитәкче була.

Язмыш җилләре Борһан Шаһидины Берлинга илткәч, ул университетта укып чыгарга һәм алман телен камил дәрәҗәдә өйрәнергә җитешә. Аннан кайткач, 1933 елда аны Шенҗан губернаторы урынбасары итеп билгелиләр. Рус, татар, казакъ, долган, уйгыр, кытай, алман, гарәп телләрен камил белгән бу кеше күпмедер вакыт Советлар Союзында Кытай консулы булып та эшләп ала.

40-нчы елларда ул Өремче шәһәренең мэры була, ә 1949 елда Шенҗан вилаятенең җитәкчесе итеп билгеләнә. Бу вакытта Кытайда гражданнар сугышы барган. Шаһиди исә үзенең өлкәсендә сугыш, кан-коеш булмасын өчен, Кытай коммунистларына ярдәм итә. Нәтиҗәдә, Шенҗанда сугыш хәрәкәтләре үткәрелми, миллионлаган уйгыр, татар, кытай кешесе исән кала.

Соңгы яңарту: 2022 елның 17 июне, 17:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International