Шәрәфәт әбигә – 100 яшь!

Яңа Тинчәле авылында яшәүче Гисматуллина Шәрәфәт Сафиулла кызы 10 нчы майда 100 яшен тутырды. Аны котларга Буа муниципаль районы башлыгы Айзетуллов А.К.., Яңа Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Тухфатуллов М.Ш., ОАО «Ак барс» Буа филиалы №2 , хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре вәкилләре килгәннәр иде. 100 яшен тутырса да, Шәрәфәт әби әле үз сыенда. Башкалар борчуына борчылып, шатлыгына сөенеп, үзе кемне дә борчымыйча яшәп ята ул. Без дә Шәрәфәт әбине 100 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек телибез.

 


          




       


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International