Буа муниципаль районының архив бүлегендә укучылар өчен архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган бердәм сыйныф сәгате узды

Бүген, 2018 елның 9 октябрендә, Буа муниципаль районының архив бүлегендә М.Вахитов семендәге гимназиянең 6 сыйныф укучылары өчен, Россия һәм Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү планы нигезендә, бердәм сыйныф сәгате уздырылды.

Чара кысаларында укучылар муниципаль архив тарихы һәм архив документларын саклауны оештыруның төп принциплары белән таныштылар. Укучыларга «Үткәннән киләчәккә»квест - уенын уйнарга тәкъдим ителде. Алар тулысынча уенга чумдылар, бик теләп ребуслар чиштеләр, куелган сорауларга җавап бирделәр һәм биремнәрне үтәделәр. Алар өчен бик күп архив эшләре һәм документлар арасыннан кирәклеген табарга мөмкин булуы гаҗәп булды, әмма алар топографик күрсәткечләр буенча тиз һәм кирәкле материал таба алдылар. Экскурсиядән соң балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар. Кызыклы экскурсия  бүлек иткәне өчен җитәкче Ләйсән Сәмәрхановка рәхмәт әйттеләр.
Актив катнашканнары өчен балалар архив бүлегеннән «Рәхмәт хаты» алдылар.

Фоторепортаж

docx
Скачать текст
DOCX, 15.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International