Укучылар мәктәп тарихын архив документларында өйрәнде

Шушы көннәрдә, 13 октябрь көнне «яшь архивчылар» - Буа шәһәренең М. М. Вахитов гимназиянең 10 сыйныф укучылары мәктәб директоры Ленар Зиннәтуллин җитәкчелегендә Буа муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлегенә бардылар

Архивка алар «минем мәктәп тарихы» проектында мәктәп тарихы турында архив документларын куллану өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Балалар зур кызыксыну белән мөстәкыйль эзләнү үткәрделәр. Укучыларда «Байрак» газетасы битлекләрендә табылган мәкаләләр аеруча зур кызыксыну уятты.

Балаларның архивларда булулары белән кызыксынуы һәм документларны мөстәкыйль өйрәнү теләге архивчыларны сөендерми кала алмый. Тарихны өйрәнү укучыларга ватанпәрвәрлек һәм тугрылык хисе тәрбияли. Алар архивта сакланучы документлар исемлеге, тикшеренүчеләрнең уку залында эше белән таныштылар, документларның тарихи белем чыганагы буларак әһәмиятен һәм кыйммәтен аңладылар.

"Без архив укучылары белән танышу матур традициягә әверелер һәм архив алар өчен музей һәм тарих һәйкәлләре кебек кызыклы урын булыр дип өметләнәбез", - диде архив бүлеге җитәкчесе Л. Сәмәрханова.

 

 

Фоторепортаж

docx
Скачать текст
DOCX, 14.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International