Буа муниципаль районының архив бүлеге яңадан үзенең ишекләрен ачты

Буа муниципаль районының архив бүлеге яңадан үзенең ишекләрен ачты 

Татарстан Республикасы һәм Россия архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү планы нигезендә, Буа шәһәренең 1 номерлы урта белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен бердәм сыйныф сәгате үткәрелде. Экскурсия барышында алар муниципаль архив тарихы һәм архив документларын саклауны оештыруның төп принциплары белән таныштылар.  Иске документлар белән танышканда, балаларда җир белән күмәк файдалану өчен дәүләт актлары аеруча кызыксыну уятты.

Белгечләр балаларның архив документлары белән кызыксынуларын шатланып билгеләп үтә. Архив документыннан башка дәүләт һәм халык тарихы юк. Алар җәмгыятьнең матди һәм рухи тормышын чагылдыра, бәһасез тарихи, фәнни, социаль, сәяси, икътисади һәм мәдәни әһәмияткә ия. Ә мондый очрашулар район яшьләренә, аның документаль мирасы нигезендә, патриотик тәрбия бирүгә өлеш кертә.

 

Фоторепортаж

docx
Скачать текст
DOCX

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International