Аксулылар уңышы

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Аксулылар уңышы

Быел кишерне күпләп чәчүчеләрнең авыр хезмәте акланды. Җәен бу яшелчәнең 1 килограммын 25 сумнан сатсалар, хәзер дә әле бәя күпкә төшмәде, көзге чор өчен югары – 10 сум тора. Бу башка елларга караганда икеләтә күбрәк, дигән сүз.

Баксаң, быел Аксу кишеренә  көндәшләр аз икән. Башкаларныкы соңрак чәчелгәч, корыга калган, шуңа сирәк тишелгән. Ә аксулылар гомер буе кар эреп бетүен көтмичә, юеш, дымлы җиргә чәчәләр. Җир салкынлыгына да аптырамыйлар, орлык кыш буе җылы, коры килеш саклангач, бирешми, диләр. Тишелеп чыгуына да 100 процент гарантия бар, чөнки авыл халкы чәчүлекне үзе булдыра. Шул рәвешле быелгы коры елда да аксулыларның күбесе кишернең чыгышыннан зарланмый. Тик менә күбрәк чәчмәгәннәренә генә үкенәләр. Соңгы елларны кишернең тапшыру бәясе  түбән булгач (элек хәтта килограммын 1-3 сумга саткан вакытлар да булды), халык суганны күпләп үстерүгә күчте иде, анысын быел да җәен килограммын 16 сумнан саттылар, соңрак ул 10 сумга кадәр төште. Суган халыкта сатарлык калмады инде, ә менә кишер бар әле. Кайберләре җәй көне кыйммәт бәягә эреләрен сайлап саткач, кечерәкләре үссен, дип бакчага чыкмый. Икенчеләре яңгыр явып, җирне йомшартканны көтә, сәнәк сындырырлык каты, диләр. Барысы да кишер чәчкәннән соң яуган яңгырны гаеплиләр, ул катырган түтәлләрне. Өлгерләре каты җир проблемасын да хәл иткән – авыл фермерларыннан түтәлдәге кишерләрне өскә күтәртә торган җайланма белән трактор сорап торалар. Бу техника берничә минутта кишерне “чыгарып китә”, тик ул эшләп киткәннән соң, озакка сузмыйча, өмә белән сындырырга кирәк. Чөнки җир өстенә чыккан кишерне сабагыннан аерып, салкынча базга урнаштырмасаң, ул шиңә, товар йөзе югала. Трактор белән алуның бер минус ягы бар – өскә күтәртә торган җайланма озын үскән кишерләрне сындыра.

Әйткәнебезчә, хуҗалыкларда кишер әз, күбесенең 3-5 түтәлдән артмый. Ә менә фермерларда ул гектарлап. Алар эшче куллар проблемасын ничек хәл итә икән? Без бу хакта 14,5 гектарда кишер чәчкән фермер Фирдүс Салаватуллин белән сөйләштек. Ул да шулай ук трактор белән алдыра. Кишер сындырырга күрше Чуашстанның Яльчек авылыннан 15-20ләп хатын-кызны чакыра. Алар иртәнге 7дән кичке 5кә кадәр эшлиләр. Аларны кырга алып килү, кире өйләренә илтү, төшке аш түләүсез, көнгә 700 сум хезмәт хакы куелган. Йөк төяүчеләр – аксулылар, алар тонна исәбеннән акча ала.

– Миндә эшләгән халык зарланмый, шуңа ел саен бик теләп киләләр. Эшчеләрнең күңелен кайтарсаң, икенче елга уңышны кемнәр белән җыеп аласың? Ә болай даими кешеләр кырга чыга, – ди Фирдүс абый.

Тик быел эшчеләргә эш аз булырга охшаган. Фермер әйтүенчә, кишернең уңышы мул булмаган, узган елдагының яртысын да алып булмас ахры, дип көенә. Моны ул чәчүнең корыга калуы белән бәйли. Икенче елга тагын шулай яңгырсыз җәй килсә, су сиптереп үстерергә туры киләчәк, ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International