Районда май сыгу өчен көнбагыш игүчеләр күп түгел. Аны нигездә Яңа Тинчәле якларында хезмәт куючы фермер хуҗалыклары үз итә. Эре хуҗалыклардан бары “Бола” агрофирмасы үстерә. Быел биредә аның уңышын җыярга беренчеләрдән булып керештеләр.
– Десикацияләүне сентябрь башында үткәргән идек. Ике атнадан бөртекләр тигез булып өлгереп җитте. Менә суктырырга керештек. Уңыш әйбәт күренә. Һәр гектардан уртача 20 центнер тирәсе чыга. Былтыр 15 центнер җыеп алган идек, – ди баш агроном Җәүдәт Гатауллин. Бөртекләрне вакытлыча Аксу ындыр табагына бушатып торалар. Бер-ике көннән Казан һәм Чистай май сыгу заводларына озатачаклар.
– Чистартырга да кирәкми. Дымлылыгы да нормада – 10 процент тәшкил итә, — ди агроном. Аның әйтүенчә, көнбагыш – табышлы культура. Беренчедән, вегетация чорында чыгымнар азрак тотыла. Икенчедән, бәясе бөртеклеләргә караганда, югарырак. Былтыр килограммын 20 сумнан сатканнар. Билгеле, һәр культураны игүнең үз авырлыгы бар. Мәсәлән, көнбагышны суктырганнан соң, 50 сантиметр тирәсендә сабаклары “үсеп” кала. Югалтулар да юк түгел. Артыннан сукалаган очракта коелып калган бөртекләр берничә ел рәттән тишелергә, башка культураларның сыйфатына зыян салырга мөмкин. Шуңа да биредә көнбагыш кырын яз көне дискатор белән эшкәртеп, берьеллык үлән чәчәләр. Тәҗрибә белән башка серләрне дә белгәннәр.
– Көнбагышны дүртенче ел игәбез. Беренчесендә сирәгрәк чәчкән идек. Эре булып үстеләр. Тик бу очракта безнең һава шартларында кәрзиннәре кибеп җитә алмый. Бу суктыруга комачаулый. Хәзер менә шулай тыгызрак чәчәбез, – ди Җәүдәт Гатауллин солдатлар кебек тигез рәтләргә тезелгән көнбагышларга күрсәтеп. Кәрзиннәре дә махсус сайланган, диярсең, бертигезләр. Май сыгу өчен булган көнбагышның бөртекләре дә шактый вак. Монда иң мөһиме зурлык түгел, ә аларның коры, майлы булуы, әче, күгәргән тәм килмәве. Әле бер кәрзиннән, әле икенчесеннән “симәнкеләрне” учка уып чирттек. Барысы да бик тәмле иде.
– Аларны менә шундый сыйфат белән кыска срокта җыеп аласы иде. Комбайннар гына чыгымчыламасын. Көннәр матур торганда, өчәү көненә 50-60 гектарда уңышны суктырабыз, – ди комбайнчы Фәрит Шиһапов. Механизаторларга шулай эшләгәндә, 300 гектарлы мәйданны иңләп чыгу өчен бер атна тирәсе вакыт җитәр иде. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар эшкә азрак аяк чала. Бүгенге көнгә көнбагышның 50 гектары суктырылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, фермер хуҗалыкларында бу эшкә әле керешмәгәннәр. Район буенча көнбагыш уңышын 2266 гектарда җыеп алу бурычы тора.