Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә 2024 елдагы эшчәнлек һәм 2025 елга бурычлар турында йомгаклау киңәшмәсе узды

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

2025 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2024 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга бурычлар куюга багышланган йомгаклау киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов үз чыгышында башкарылган эшләргә йомгак ясады, төп казанышлар һәм кыенлыклар турында сөйләде, киләсе елда инспекциянең алга таба үсеше өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Киңәшмәдә катнашучылар алкоголь базарын җайга салуга, легаль булмаган продукциягә каршы көрәшкә, кулланучылар хокукларын яклау, контрольнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм башка ведомстволар белән үзара хезмәттәшлеккә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлек өлкәсе алкоголь базары белән генә чикләнми, һәм ул республиканың барлык товар һәм хезмәт күрсәтү кулланучылар базарына да кагыла. Ай саен 181 төр азык-төлек товарына бәяләр мониторингы үткәрелә. «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашырганда федераль, төбәк органнары һәм җирле үзидарә органнарының уртак эше нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы кулланучыларның якланганлыгы дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингында 2 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International