Буада Сабантуй яңача узачак! Түбәтәйле видео ни сөйли?

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Социаль челтәрләрдә видео таралды, анда Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов һәм хакимият хезмәткәрләре эпик музыкага түбәтәйләр кияләр. Кечкенә роликка  шәрехләрдә район администрациясе «2023 елгы Сабантуй идеясен хупларга һәркемне рухландырыр өчен» милли баш киеме киеп караган дип әйтелә. Шулай ук республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм  гореф-гадәтләр елында «Буада Сабантуй тагын да милли колоритта узачак» дип тасвирлана.

Социаль челтәрләрне кулланучылар нинди Сабантуй идеясе шулай тәкъдим ителде дип уйладылар. Аның турында район башлыгы Ранис Камартдинов сөйләде

- Идея Якутиягә Ысыах бәйрәменә барганнан соң барлыкка килде. Хәзерге заманда милли кием элементларын горурлык белән киюләре, әти- бабалары һөнәрләрен саклаулары белән сокландым. Бәйрәмдә катнашучыларның һәрберсе башкаларны үз культурасының бер өлеше белән таныштырырга омтыла. Нигә без шулай эшләмибез? Татарстаныбыз,  Буа районы -күп халыкларның яшәү йорты. Һәрберсенең үз кабатланмас киеме, милли орнаменты, чигү ысулы бар. Аларның тарихы һәм бу милли элементлар яшәргә, дәвам итәргә тиеш. Без аларны яшь буынга «күрсәтү» өчен генә түгел, ә шулай ук осталыкларны җиткерү өчен торгызырга тиеш. Алар исә үз чиратларында моны кабатлый һәм киләчәк буыннарга тапшыра алалар.

Буада Сабантуйга әзерлек инде хәзер үк башланды. Иҗат үзәкләрендә милли кием тегү буенча мастер-класслар оештырыла.

- Бүген балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, Мәктәптән тыш эш үзәгендә, мәдәният йортларында чигү, баш киемнәренә милли орнаментлар салу буенча мастер-класслар уза. Бу эшкә җирле ательелар да, Казан чигү осталары да җәлеп ителде. Сабантуй милли кием элементлары белән горурланып килерлек урын булырга тиеш. Милли киемнәр- безнең Сабантуйның «кием-салым коды» булсын. Халык һәм кунаклар безгә ярдәм итәрләр, идеябезгә кушылырлар  дип өметләнәбез, - диде Буа районы башлыгы.

 Буа районы матбугат хезмәтендә дә бәйрәмне оештыру детальләре белән уртаклаштылар. Майданның иң үзәк капкасы янында Сабантуй бүләкләрен җыючылар каршы алачак, бәйрәм кунакларына яулык бәйләячәкләр, борынгы җырларны башкарырга чакырачаклар. Янәшәдә татар халкының онытылган уеннары белән балалар уен мәйданчыгы ачыла: лапта, «пәке уены» һәм башкалар. Волонтерлар уеннарның асылын һәм кагыйдәләрен аңлатачак. Буада Сабантуйда бу җирдә яшәгән 12 сугышчы кыз турындагы легенда – риваять - тарихны торгызачаклар.

Шулай ук районның иң күп санлы халыклары - татар, рус һәм чуаш йортлары оештырыла. Һәрберсендә йортның борынгы бизәлеше, остаханәләр урнаштырылачак. Бәйрәм концепциясе әлегә актив стадиядә, җентеклекләре якын арада билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International