Яңа Тинчәледән Мифтахетдиновларның кырларында һәм бакчаларында комбайннар урып-җыюга чыкты.
Расыйх Мифтахетдинов, кайчандыр районның беренче фермеры, ә хәзер хуҗалыкның баш агрономы участоклардагы эш барышы белән шәхсән үзе таныштыра. Төп ярдәмчеләр дип ул үз гаиләсен атый.
Фермерның эшен дәвам итүче улы Руслан Мифтахетдинов менә җиде ел инде карлыган һәм кура җиләге үстерү белән шөгыльләнә.
Карлыган-50 гектарга якын, кура җиләге-10 гектар. Фермер әйтүенчә,бер гектарда 5-6 мең куак. Күз алдыгызга гына китерегез: иксез-чиксез җиләкле кырлар. Җиләк тәлгәшләрен күргәч, авызыңда аның тәмен тойгандай буласың. Карлыган җыюга фермер берничә атна элек керешкән. Менә икенче ел инде комбайнда җыялар. Агрегат ярдәмендә җиләкләр тартмаларга төшә.
– Быел карлыган чәчәк аткан вакытта салкын булды. Уңыш узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк, әмма начар дип әйтеп булмый. Көнгә 3 тоннага якын җыябыз. Карлыганга ихтыяҗ зур. Казан, Ульяновск, Россиянең төрле төбәкләрендәге күптәнге партнерлар белән эшлибез. Алар килешенгән күләмдә товарны оператив рәвештә алып китәләр. Килограммын 250 сумнан җибәрәбез. Кура җиләген 350 сумга саттык, - ди фермер.
Ул киләчәктә җиләкләрне туңдырылган килеш саклау цехы төзергә хыяллана. Аның сүзләренчә, мондый товар кыйммәтрәк булачак. Транспортировка вакытында җиләкләр деформацияләнмәсен өчен карлыган утырттылар. Буалылар шулай ук үзләре өчен карлыган да, кура җиләге дә җыйганнар. Шунда фермер эшче куллар җитмәвен телгә алды.
- Кура җиләгенең бер өлеше хәтта куакларда да калды. Авылда эшләргә кеше юк. Түләү дә начар түгел бит. Комбайнны да болай гына сатып алмаганнар. Хәзер кешеләр бик үк эшләргә теләми, - ди Руслан Мифтахетдинов.
Шуңа күрә Үзбәкстаннан да эшчеләр бар. "Хуҗа яхшы түли, эш авыр түгел. Вакытлыча торак бар, халык мәрхәмәтле", - диде безгә милләте буенча үзбәк Кадым Солтанов.
Расыйх Мифтахетдинов фермерлыгының тагын бер тармагы-игенчелек. Моның белән аның кызы Эльвира Шәвәлиева шөгыльләнә. Балалар-әти өчен бөтен эштә төп таяныч.
Алтынсу басуларда сабан бодае башакларын иде. Комбайн игенне теземнәргә сала, ә икенче комбайн – «Полесье» басуның икенче башында суктыра. Быел 1800 гектар сөрүлек җирләренең 200 гектарын сабан бодае, арпа, көнбагыш, 500 гектарын көзге бодай били. Калган кырларда шикәр чөгендере, борай. Сабан бодаеның уңдырышлылыгы гектардан 37-38 центнер тәшкил итә. Саклауга, орлыкка, азыкка салалар. Пай җирләре дип бирәләр. Калганын Борындык элеваторына җибәрәләр.
Гаилә шулай ук ат үрчетү белән дә шөгыльләнә. Руслан берничә ел элек грант откан, бизнес-план эшләгән. Фермер хәзер ит җитештерергә тиеш, елына 400 баш ат үстерергә тиеш.
- Бу эш Русланда булса да, мин һәрвакыт янәшәдә. Без җирле токымлы атлар тотабыз. Колыннарны да үзебез үрчетәбез. Атлар алырга күрше Чувашиядән киләләр. Без грант шартларын үтибез. Яңа ат абзары салдык. Хәзер менә киртәләр ясау белән шөгыльләнәбез. Ат азыгын да үзебез үстерәбез. Ашлыкның бер өлешен иткә әйләндереп сатабыз, – ди Расыйх Вазыйхович.
Районда эре агрофирмалар белән беррәттән фермер хуҗалыклары да көнләшерлек эш алып бара. Мисал итеп Мифтахетдиновларның гаилә подрядын китерергә була.
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.