Район архивының аеруча кыйммәтле документларын цифрлы фотматка күчерү эше башланды.

Муниципаль архивларны үстерүнең актуаль проблемалары буенча дәүләт комитеты коллегиясенең 2018 елның 20 июлендәге ЛФ -12 номерлы беркетмәнең 1.2 пунктын үтәү өчен  аеруча кыйммәтле документларны ачыклау һәм исәпкә алу буенча эш үткәрелде. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясе тарафыннан безнең архивның түбәндәге документлары аеруча кыйммәтле дип табылды:

- 37 нче фонды ТАССР Министрлар Советының Буа район халык депутатлары Советы - эвакуацияләнгән гаиләләр исемлеге, эвакуацияләнгән хуҗалыклар исемлеге;

- 200 нче фонды Буа шикәр заводы 1956-1957 елларда проект йөкләмәсе, төзелешне оештыру; генераль план, шикәр заводы төзелеше объектларына тышкы корылмалар;

Эшнең икенче этабы-аеруча кыйммәтле документларны цифрлы форматка күчерү. Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге Тәтеш архив бүлегенә беркетелгән. Бүген документларны цифрлы фотматка күчерү буенча эш башланды. Аеруча кыммәтле документларны сканерлауга барлыгы 13 берәмлек саклау берәмлеге тапшырылган.

 

docx
Скачать текст
DOCX, 15.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International