Республикада “Иң яхшы комбайнчы-2017” конкурсы тәмамланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматларга караганда, 100 мең сумлык грантка ия булачак 200 комбайнчының исеме ноябрь аенда игълан ителәчәк. Бәйгедә буалы комбайнчылар да катнашты. Аларның җиңүчеләр арасында булу-булмавы әлегә билгеле түгел. Ә район буенча иң яхшы эшләүчеләргә килгәндә, өченче төркемгә керүче комбайннарны иярләүчеләрдән “Дружба” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” бүлекчәсеннән Марат Алимов “Мега-370” комбайны белән 3250 тонна, икенче төркемдәгеләр арасында “Авангард” агрофирмасыннан Илгизәр Сөнгатов “Акрос-530” комбайнында 2012 тонна ашлык суктырдылар.