“ҮСКӘЧ, ЮЛ ИНСПЕКТОРЫ БУЛАМ!”

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Солтан Мурзаков Татарстанның “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” кубогына узган картинг ярышларында өченче урынны яулап кайтты.

Солтанга 9 гына яшь. Ул моннан 4 ел элек район ЮХИДИ бүлекчәсе каршында эшләп килүче картинг клубына йөри башлаган. Беренче булып бу клуб хакында аңа әнисе сөйли һәм картингчылар фотосын күрсәтә. Солтанга спортчыларның киемнәре һәм тиз йөрешле машиналар ошый. Ә шөгыльләнә башлагач, бу спорт төренең тырышлык һәм даими рәвештә күнекмәләр таләп итүенә дә төшенә. Иң яхшылар арасына керер өчен бер генә дәресне дә калдырмый, тренеры Илдар Сабирҗановның һәрбер киңәшенә колак сала.

– Казанга узышырга барасымны белгәч, шатландым. Ярыш вакытында дулкынландым, аякларым калтырады. Беренче бишлеккә керсәм ярар иде, дип теләдем, - дип сөйләде безгә Солтан.

Пьедесталның өченче баскычына баскан яшь картингчыны ярышны оештырган учреждение җитәкчесе Рифкат Миңнеханов һәм Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов котлаганнар. Соңгысы: “Молодец, тагын бераз тырышсаң, беренчелекне дә аласың әле син”, - дип кулын кыскан. Ә Солтанны бу мизгел дулкынландырган. “Үскәч, мин дә юл инспекторы булам! – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International