Районда шикәр чөгендерен казу дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 октябрьгә район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) татлы тамыр барлык мәйданның 67 процентында казылган. Җир өстенә барлыгы 216424 тонна чимал чыгарылган. “Авангард” агрофирмасында 92 гектарда бөртеккә кукуруз суктырдылар. Биредә ул 654 гектарда игелгән, район буенча – 1568 гектарда. Силос салу да дәвам итә. Әлеге төр азык 58779 тонна хәстәрләнгән. Туңга сөрү 40756 гектарда башкарылган.