Сугыштан язган солдат хатлары электрон вариантка күчерелә. Туган якны өйрәнү музеенда бу эшне тагын да активлаштыру максатында “Солдат хатларын укыйбыз” дип аталган кичә оештырылды.
Анда 1942 елда фронтка алынып, яу кырыннан исән-сау кайткан Түбән Наратбаш авылында яшәүче Рәүф Төхфәтуллин да чакырылган иде. Рәүф аганың якыннарына үзе язган хатлары сакланмаса да, ул ут астында аларны ничек нужарып язуларын, кайвакыт айлар буе да сәлам җибәрергә җай чыкмавы турында гыйбрәтле итеп сөйләде. Җирле музей фондында буалы солдатларның якыннарына юллаган 12 хаты саклана. Аның икесен очрашуга килгән укучылар барысы алдында укып чыктылар.
Аның берсе Салих Риза улы Сайкиннан. Солдат аны 1942 елның 15 октябрендә туганы Камәриягә юллаган. Ә хатта үзе һәрвакыт балалары турында борчылуын әйткән, дошман белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашканнан соң исән калдым, дип шатланып язган.
Икенчесе – Фәхри Сайкинныкы. Хат 1942 елның 4 июлендә татар телендә язылган. Өйдә калган биш баласы өчен бик борчыла ул. “Кулымда сикерткән балалар бер телем икмәккә тилмерәләрдер кебек. Ләкин мин аларга ярдәм итүдән мәхрүм инде”, дип өзгәләнә.
Кызганыч, хат ияләренең тормыш юлы, язмышы турында бернинди мәгълүмат юк. Кем китергәне дә билгесез. Таушалган сары кәгазьдәге сүзләр дә авырлык белән генә таныла. Вакыт үткән саен аларны бөтенләй укып булмаячак. Музей директоры Люция Әхмәтҗанова әйтүенчә, солдат хатларын электрон вариантка күчерү дә тарихи мирасыбызны югалтмау максатын күздә тота.
– Агымдагы елның июнь аеннан республикада “Сугыш еллары хатлары” тарихи акциясе игълан ителде. Сугыш елларындагы хатларның электрон нөсхәсен булдыру өчен барлык мөмкинлекләребез, төгәлрәге, заманча техника бар. Безгә бу эштә мәктәпләр, мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективлары зур ярдәм күрсәтә. Алар кешеләр белән аралашып, хатларны табалар, бергә туплап, музейга китерәләр. Шушы көннәрдә тагын 70кә якын солдат хаты эшкәртүгә алынды. Монда халыкның үзен дә актив булырга чакырыр идем. Хатлар эшкәртелгәннән соң, кире кайтарылачак. Аның кем тарафыннан, кемгә язылуы, һәм киләчәктә кайда сакланачагы турында кыска мәгълүмат булу да мөһим. Хатларны электрон вариантка күчереп, Татарстанның дәүләт архивына тапшыру – аларны мәңгеләштерү ул,- диде ул очрашуда.
Бу көнне эзләнү эшен актив алып баручыларны да барладылар. Бу уңайдан М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәсхүдә Юнысовага, буалылардан һәм шәхси гаилә архивыннан 30га якын хат китерүе өчен район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Ләйсән Сәмәрхановага Рәхмәт хатлары тапшырылды.