Яңа Чәчкапта яшәүче Әхмәт ага белән Гөлшат апа авылның иң бәхетле кешеләредер. Парлап картаюга – балалар, оныклар түгәрәгендә Алтын туйны каршы алуга ни җитә?!
Сибгатуллиннарның матур яшәүләрен бөтен авыл белә. Тормыш дилбегәсен ничек ныклап тотканнар иде, хәзер дә җибәрмиләр. Аларда бөтен эш уртага салып киңәшләшүдән башлана, бер-береңә терәк булу, авыр чакта җилкә кую – гаиләнең девизы кебек.
Әхмәт абый шушы авыл егете. Мәктәпне тәмамлагач заманасына күрә бик дәрәҗәле һөнәр сайлады – Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном булды. “Үрнәк” исемле күмәк хуҗалыкка эшкә билгелиләр. Шушы Югары Лашчы авылында ул язмышы бүләген – булачак тормыш иптәше Гөлшат апаны очрата. Алабуга мәдәният училищесын яңа тәмамлап кайткан ачык йөзле китапханәче кыз белән егет арасында дуслык җепләре бәйләнә. Комсомол эшләрендә бергә катнашу, авылның актив яшьләре булу аларны тагын да якынайта. Гаилә корып, беренче балалары Әлфия тугач, Сибгатуллиннар Яңа Чәчкапка күчеп кайталар. Монда инде гаилә башлыгын җитди вазифалар көтә. Эшкә сәләтен, уйлап эшли белүен күреп, авыл Советы рәисенә билгелиләр, аннары тагын да җаваплырак йөкне – “Үзәк” хуҗалыгына рәислек итүне йөклиләр. Егерме ел рәис булып тору дәверендә Әхмәт абый “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеменә лаек була, орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә пенсиягә киткәндә аңа, олылап, “УАЗ” автомобиле тапшыралар.
Әхмәт ага колхоз күтәргәндә, көнне төнгә ялгап эшләгәндә, Гөлшат апага биш баланы карап, йорттагы барлык хезмәтләрне башкарып, китапханә хезмәтенә дә өлгерергә дә туры килә. Иренең дә уң кулы булды. Ничек өлгерде, хәзер дә хәйран кала. Хәер, кызларының бишесе дә иртә кул арасына керделәр. Эшләп үстеләр. Әти-әнидән күчкән тырышлык, үҗәтлек белән югары уку йортларына барып керделәр. Олы кызлары Әлфия табиб, Гөлназлары – үз стоматология клиникасы тота, Энҗе югары медицина белеме алып, санэпидемиология өлкәсендә эшли, Чулпан – финансист, Гөлия – юрист. Балалары, бер сүз белән әйтсәң, Сибгатуллиннарның горурлыклары. Бүген инде зур таянычлары да. Әби белән бабайга күпме сөенеч – оныклар армиясе бүләк иттеләр.
Сибгатуллиннар Татарстанның “Дан китабы”на кертелгән. Менә шундый “алтын фонд” булган парны чын күңелдән Алтын туйлары белән котлыйм. Парлашып, чөкердәшеп тагын күп еллар яшәсеннәр!