Әлеге спорт төре буенча республика турнирының зона этабы Апас аграр көллиятендә узды. Анда алты команда көч сынады. Раил Галимовтан, Илназ Мифтаховтан, Сәйдәш Сөләймановтан торган егетләр командасы да, Диана Тарасова, Екатерина Миронова, Айгөл Камәртдинова чыгыш ясаган кызлар командасы да анда беренче булдылар һәм финалга юллама алдылар. Хәзер республика этабына әзерләнәләр.