Җиләк-җимеш агачлары үсентеләрен иң яхшысы сентябрьдә сатып алу һәм агачларны утыртуны октябрь уртасына төгәлләү. Моңа өлгермәгәндә исә аларны бакчага күмеп торып язга кадәр сакларга була.
Моның өчен траншея казырга кирәк. Урынның коры булуы шарт. Траншеяның тирәнлеген 50 сантиметр итеп казыйлар. Киңлеге үсентеләр санына карап билгеләнә – берсенә 15-20 сантиметр кирәк. Мөмкинлек булганда тагын 20 сантиметрга озынрак казырга ярый. Язын әлеге контроль кисемтәдә туфрактан туң китү-китмәвен тикшерергә җайлы булачак. Траншея көнчыгыш-көнбатыш линиясе буенча “ятарга”, төньяк ягы текә, көньягы сөзәк булырга тиеш – казыганда балчыкны траншеяның төньяк ягына ыргытырга кирәк. Казылган туфракка, ул авыр булганда, торф, ком кушып, яхшы итеп бутау мәслихәт.
Үсентеләрне кәүсәләрен траншеяның сөзәк ягына терәп, тамырларын төньякка, очларын көньякка каратып урнаштырырга кирәк. Болай эшләгәндә үрентеләргә төньяк җилләре дә, кояш нурлары да зыян салмаячак. Ботаклары күп булган үсентеләрне бәйләп куярга була, әмма кирәгеннән артык тартырга кирәкми. Үсентеләрнең тамырларын траншеяның сөзәк ягына җир белән күмгәндә мөмкин кадәр азрак буш урын калырлык итеп җәяргә кирәк. 20 сантиметр итеп күмгәннән соң, яхшы итеп су сибәргә, ул сеңгәннән соң өстенә коры балчык салып, шул килеш суыкларга кадәр калдырырга. Участокка, бигрәк тә үсентеләр күмелгән траншея тирәсенә кимерүчеләр өчен агулы алдавычлар кую, аларны карап тору һәм кар яуганчыга кадәр ашалганнары урынына яңаларын урнаштыру мәслихәт. Үсентеләрне күмү эшен төнге һава температуралары тотрыклы рәвештә “минус”ка киткәч төгәлләргә кирәк. Траншеяны, туфракка тыгызлау өчен су сибә барып, тулысынча җир белән күмәләр. Үсентеләрнең өскә чыгып торган очларын чәнечкеле куаклар ботаклары белән каплап куярга ярый, әмма пленка, башка материал белән түгел. Бу үсентеләрнең вакытыннан алда “уянуына” китерәчәк. Чыршы ботаклары исә тычканнар өчен менә дигән җылы “өй” булачак. Шулай ук моның өчен пычкы чүбе, салам, рубероид да кулланырга кирәкми. Ә менә кар ыргытып торырга була – иртә язда ул “суыткыч” ролен үтиячәк.
Язын туфрактан туң киткәч, әмма апрель уртасыннан да иртәрәк түгел, үсентеләрне саклык белән казып алып, даими урыннарына утыртырга да була.