Хуҗалыкларда көзге кыр эшләре

2017 елның 20 октябре, җомга

Хуҗалыкларда көзге кыр эшләрен тулы көченә алып барырга соңгы көннәрдә яуган яңгырлар комачаулый. Алар, авырлык белән булса да, дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 октябрьгә район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) шикәр чөгендере барлык мәйданның 75 процентында казылган. Җир өстенә 242418 тонна чимал чыгарылган. Терлекләргә кышлату өчен 65864 тонна силос базланган. Бушап калган кырларның 46401 гектары туңга сөрелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International