Моны ачыклауга багышланган бәйге узды Буа ветеринария техникумында. Ул WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының “Кирпеч өю” компетенциясе буенча оештырылды. Сайлап алу турын уңышлы узган егет Буа данын челтәр этабында якларга тиеш булачак. Шуңа да биредә “Гомумтөзелеш эшләре остасы” бүлегенең икенче-өченче курсларында белем алучы җиде егет алдан бирелгән схема буенча диварны бик тырышып өйделәр. Әлегә лидерлык Владислав Калистратов, Илдус Низаметдинов һәм Евгений Илюшкин кулында. Алар арасында тагын бер сайлау булачак – техникумлылар челтәр этабына “иң-иңен” җибәреп, җиңү яуларга омтыла.