Буада булачак ветеринарлар ярышты

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Биредә “Ветеринария” компетенциясе буенча  WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының челтәр этабы узды.  Анда Буа ветеринария техникумыннан, Казан ветеринария академиясеннән, Минзәлә һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумнарыннан өчәр студент катнашты. Алар өч модульдә – микробиология, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясенә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү, бозауларның сәламәтлеге дәрәҗәсен ачыклау өлкәсендә белемнәрен, осталыкларын сынадылар. Эшләрен төрле уку йортларыннан экспертлар бәяләде. Буалы студентлардан региональ этапта Надежда Мюллер, Анжелика  Таҗетдинова катнашачак. Ул ноябрь аенда Казан ветеринария академиясендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International