Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Казанда министрлык кубогына картинг ярышлары узды. Ул быел 12нче тапкыр уздырыла. Анда Буадан район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе, юстиция капитаны Гөлнара Нәфиеваның балалары Ландыш белән Айзат катнаштылар. Гөлнара үзе әйтүенчә, Ландыш 12-16яшьлекләр арасында 8нче урын, ә Айзат 9-12 яшьлекләр арасында 9нчы урын алды. Аларга Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдурахманов Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлыйбыз!