Район территориясе аша узучы Свияжск - Ульяновск тимер юлының сафка басуына быел 75 ел булды. Тарихи дата уңаеннан 20 номерлы юллар часте административ бинасында әлеге легендар төзелеш елларында сугышчан һәм хезмәт батырлыгына багышланган экспозицияне ачу тантанасы булды.
Тимер юлчылар вакыйганы Горький тимер юлы начальнигы Анатолий Лесунның Буа районы аша эшлек-ле сәфәре вакытына турылаганнар. Анатолий Лесун үз чыгышында тимер юлга караган проблемаларны чишүдә һәрвакыт ярдәмгә килүләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Һәм киләчәктә сәгатенә 400 километр юл узарга сәләтле югары тизлекле магистраль төзү күздә тотылуын сөйләде. Аның тармагы Казан шәһәренә дә килә-чәк. Хәзер Казаннан Мәскәүгә кадәр поездлар 14 сәгать барса, югары тизлек-тәгеләре 3,5 сәгать эчендә башкалада булачак.
- Без әлегә 75 ел элек төзелгән юллардан файдаланабыз. Тормыш камилләшүне таләп итә. Сезгә ул юлларда йөрергә, сезгә аларны төзергә, - дип, ул тантанада катнашкан 5 номерлы гимназия укучыларына тимер юл өлкәсендә кирәкле белгечләр бүлып ирешүләрен теләде.
Музей бүлмәсен ачу идеясе авторы, тимер юл ветераны Илгиз Нигъмәтуллин, район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев тематик конкурста катнашкан укучыларга, укытучыларга бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырдылар. Балалар исә үз уку йортларында да тимер юлга багышланган почмак оештырырга теләүләрен әйттеләр. Территориаль идарә буенча тимер юллар начальнигы урынбасары Дмитрий Мололкин булачак экспозициягә дип, уенчык рельсларда поезд җыелмасы бү-ләк итте.
Җирле музей директоры Люция Әхмәт-җанова тимер юлның төзелү тарихы, экспонатлар белән таныштырды. Дәһ-шәтле елларның тере шаһиты булган Иске Суыксу авылыннан Әминә апа Сәйфиева да килгән иде. Ул да хатирәлә-ре белән уртаклашты. Анатолий Лесун музей белән танышканнан соң, журнал-га фикерләрен дә язып калдырды. “Буа станциясендә сугышчан хезмәт батырлыгы музеен ачу тантанасында катнашуыма шатмын. 1942 елда 11 ай эчендә 200 километр юл файдалануга тапшырылган. Тәэсирләндерә! Әлеге эшне оештыручыларга зур рәхмәт”, диелгән анда.