Яшевка авылыннан Петр Лапшин шушы көннәрдә генә гаилә фермасындагы савым сыерлары санын 30га ишәйтте һәм “МТЗ-82” тракторы алды. Бу “Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” конкурсында җиңеп, 3 миллион сум грант оту белән мөмкин булды.
Бүген аның хуҗалыгында барлыгы 80 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 46 савым сыеры асрала.
– Хатыным Ольга белән малларны күптән ас-рыйбыз. Нигездә үгезләр үстердек. Үз хуҗалыгы-бызда сыерлар санын да 14кә җиткергән идек. Урын җитмәгәч, элеккеге “Яшевка” хуҗалыгы фермасындагы бер сыер абзарын арендага алдык. Быел аны сатып алуга ирештем, – ди фермер. Инде ташландыкка әвере-лергә өлгергән фермада бердәнбер исән калган абзар ул. Петр Николаевич хуҗа булганчы, анысын да сүтә башлаган булганнар инде. Чак өлгергән. Былтыр бер яртысын гына файдаланган. Бүген инде икенче өлешендә төзекләндерү эшләре ба-ра. Анда үгезләр, бозаулар асралачак.
– Сыер тоту, үгезләргә караганда файдалырак. Берсеннән барлык чы-гымнардан соң да көн саен уртача 350 сум акча керә, – ди яңа танышыбыз. Шуңа сөтлебикәләрне ишәйтергә уйлаган да. Нәкъ монда “Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы ярдәмгә килгән.
– Шундый мөмкинлек булуы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә, крестьян-фермерлар хуҗалыклары ассоциациясендә дә даими җиткереп килделәр. Сыер абзары булгач, катнашырга булдым. Документларны тутырырга да алар ярдәм ит-теләр. Җавап та озак көттермәде. Яңа эш баш-лаучы фермерның барысына да акчасы җитеп бетми бит. 3 миллион сум зур ярдәм, – ди ул.
Петр Лапшин карамагында 105 гектар җир дә бар. Трактор анда эшләр өчен дә, терлек азыгы әзерләргә дә, фермада эшләргә дә кирәк. Әле шушы көннәрдә генә ат алган. Кышлыкка җитәр-лек печән-саламын, сенажын, фуражын үзе хәстәрләгән. Бөртек өчен шунда ук аерым бина торгызган. Кыскасы, кайчандыр гөрләп торган ферманың бер читенә булса да, җан кергән. Гаилә фермасын булдыру тагын өч кешене эшле итәргә мөмкинлек биргән. Каравылчы бүлмәсендә телевизорга кадәр бар. Моннан тыш, Петр Николаевич шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп тапшыра. Аның әйтүенчә, Яшевкада да шәхси хуҗалыкта сыер тотучылар күп. Фермер үзе авылда яшәп, терлек асрамауны күз алдына да китерми. Белгечлеге буенча ветеринар булмаса да, бу һөнәр серләрен дә үзләштергән. Кирәк булганда, район ветеринария берләшмәсенә дә мөрәҗәгать итә.
– Теләгәндә, бар нәрсәгә өйрәнеп була. Тырыш кешегә кайчан да эш бар, – ди ул. Килешми мөмкин түгел – моңа ул үзе үрнәк.
Фәнил Җамалетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты:
– “Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” грантына фермер хуҗалыгы булып теркәлгән һәм эшчәнлеген 2 елдан ким вакыт алып барган фермерлар дәгъва кыла ала. Сөтчелеккә һәм мөгезле эре терлек симертүгә бирелүче сумма күләме 3 миллион сумга, башка юнәлешләрдә 1,5 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Средстволарның 10 проценты фермерның үзенеке булырга тиеш. Грант оту өчен төп шарт булып проект егәрлеген саклау тора. Мәсәлән, сөтчелек фермалары буенча сыерлар саны 24тән, мөгезле эре терлекләр 50дән, сарыклар 150дән, шул исәптән ана сарыклар 50 баштан ким булмаска тиеш. Мондый таләпләр савым кәҗәләре, атлар асрауга, кошчылык фермаларына, бәрәңге, яшелчәләр, бөртекле һәм азык культуралары җитештерүгә дә кагыла. Районда әлеге программадан ул гамәлгә кергән чордан 7 фермер файдаланды. Алар барлыгы 11 миллион сум ярдәм алды. Быел андыйлар икәү булды.