Буа урамнарын 11 техника кардан чистартачак

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Районда әле беренче кар бертекләре генә очса да, “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” җәмгыяте эшчеләре инде техниканы әзерләделәр дә. Баш инженер Илнур Мөстәкыймов белдерүенчә, өстәмә 4-5 данә техника кайтарылырга тиеш. Автопарк тулыланса, хәтта зур кар да куркыныч түгел икән.

-Иң “үзәккә” үткәне - ул шәһәр урамнарындагы тротуарларны чистарту. Бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барыла, - диде ул безгә.

Шунысы билгеле: быелгы кыш кар күп яуган көннәрдә чистарту бригадасы өч сменада эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International