Күптән түгел Бик-Ути авылында "Уйнагыз гармуннар" кичәсе булып узды.
Әлеге чараны оста гармунчы, мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Фаяз Хабибуллин оештырды. Кичәгә башка гармунчылар – Фәрит Садриев, Илдар Нуруллин Рәис Нәгыймуллин, Рамил Сәмигуллин, Рөстәм Вәлиуллин, Марат һәм Инсаф Сәлаховлар бер-бер артлы гармунда уйнадылар да, җырладылар да. Гармун телләренә авылның оста җырчы кызлары да кушылды.
Соңыннан Бик-Ути авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдинов авылның мәдәни үсешенә зур өлеш керткән парларга – Мөнирә һәм Фаяз Хәбибуллиннарга рәхмәтләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.