КАЙДА ГРИППКА КАРШЫ ПРИВИВКА ЯСЫЙЛАР?

2017 елның 27 октябре, җомга

Грипп быел декабрьдә киләчәк, дип фаразлана. Авыруга каршы прививкалау кампаниясенә санаулы көннәр калып бара. Ул 1 ноябрьдә төгәлләнәчәк. Шуңа күрә дә ашыгырга кирәк, диләр табиблар.

Район үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы Резедә Җәләлова белдерүенчә, вакцина ясатканнан соң, организмда әлеге чиргә каршы иммунитет барлыкка килсен өчен 1 ай вакыт таләп ителә. Бу – вакытында прививка ясатып калырга кирәк дигән сүз. Чөнки организм “чакырылмаган кунак”ны “коралланып” каршы алырга тиеш. Бу вакытта авыру килсә дә, ул катлауланмаячак. Прививка ясатмаганда гриппның пневмониягә, бронхитка, отитка, менингитка китерүе мөмкин. Бәхеткә, халыкның күбесе моны яхшы аңлап, вакциналаштыруга җаваплы карый.

– Бүгенге көндә 15 меңнән күбрәк кеше вакцина ясатты. Аларның 10 меңнән күбрәге өлкәннәр, 3 меңнән артыгы – балалар. Халык белән эшләүчеләр инфекциягә аеруча тиз бирешүчән, шул сәбәпле, алар янәшәсендәгеләргә дә прививканы ясарга киңәш итәбез, – диде Резедә Җәләлова.

Табиб шуны да искәртә: кешеләр үзләре дә сәламәтлек-ләре турында кайгыртсыннар иде. Һәрдаим гигиена таләпләрен үтәргә, көндәлек туклану рационына күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә кирәк. Шулай ук спорт белән шөгыльләнү дә исәнлекне арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International