“ЭШСЕЗ ТОРА АЛМЫЙМ”

2017 елның 27 октябре, җомга

“Авангард” агрофирмасы тракторчысы Николай Аланов үзенең 60 яшьлек юбилеен зур нәтиҗәләр белән каршылады. Күптән түгел Казанда узган Уңыш бәйрәмендә ул “Фидакарь хезмәте өчен”  медаленә лаек булды.

– Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов кулымны кысып тапшырды. Шатландым да, дулкынландым да. Эшемне күрә белгән агрофирма җитәкчеләренә рәхмәт, – ди Николай Петрович. Биредә әле дүрт кенә ел хезмәт куйса да, алыштыргысызга әверелергә өлгергән ул. Бер көн “Бюлер” тракторында җир сукаласа, икенче көнне “К-700”гә күчеп утыра. Без килгәндә дә, шул тракторы белән чөгендер кырында эшли – татлы тамырны шикәр заводына илтүче “КамАЗ” автомобильләрен такыр юлга чыгарып тора иде. Эре-эре чөгендерле галәмәт зур кагат кырмыска оясын хәтерләтә. Эш бер минутка да тынмый. Без дә героебыз белән төягеч автомобль әрҗәсен һәм тагылмасын тутырган арада гына сөйләшергә өлгердек. Шул кыска вакыт эчендә аның  45 елга якын механизатор стажы булуын, эшен яратып башкаруын, сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә хезмәтен дәвам иттерәчәген белдек.

– Шушы тракторларсыз, кырларсыз бер минут та тора алмыйм мин. Гомерем шунда үткән бит, – ди ул ихлас елмаеп.  Чыннан да, беренче тапкыр трактор руле артына утырганына да ярты гасыр булып бара бит Протопопово авылы егетенең. Анысы да “К-700” булган аның.  “Корыч айгыр”ларны ул туган авылында, терлек симертү совхозында, аннан һөнәр училищесында җитештерүгә өйрәтү остасы булганда иярләгән. Комбайнда иген суктырганы да бар.

–  Ул тузанлы эш. Үземнеке якынрак, – ди механизатор. Тракторлар тавышлырак бит, диюемә каршы:

– Заманчаларына бер тавыш та керми.  Күбрәк шунысын йөртәм бит, – дип җаваплады. Сер генә бирми – тузанга да, тавышка да исе китмәгәне, кем әйтмешли, маңгаена язылган. Хезмәт нәтиҗәләре, ирешелгәннәре дә шул хакта сөйли. Татарстанның атказанган механизаторы исемен дә егерме өч ел элек алган инде ул. Тагын гаиләсе турында сорарга өлгердем: тормыш иптәше  Тамара белән ике ул бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бер уллары әтисе кебек механизатор. Танышуыбызны шуның бе-лән тәмамларга туры килде. Николай Петрович үзенә сүз китерә торганнардан түгел. Җәлт кенә биек трактор кабинасына менеп утырды да, җирне дер селкетеп,  “КамАЗ” алдына барып туктады. Берничә секундтан аны тагып, кузгалып та китте.

– Менә  шундый уңган, яшьләргә үрнәк механизатор ул Николай Аланов. Андыйларны ничек мактамыйсың! – ди “Маяк” һәм “Үзәк” бүлекчәләре идарәчесе Илдар Шәрәфетдинов хезмәткәренең эшен күзәтеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International