“Ныклы гаилә – укучыларны социальләштерү нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр” дип исемләнгән беренче республика форумы иртәгә Казанның 179 номерлы мәктәбендә узачак. Анда муниципаль берәмлекләрнең ата-аналар формированиеләреннән 400 әти-әни катнашыр дип көтелә. Пленар өлештә гаиләгә кагылышлы төрле сораулар каралачак. Шулай ук алты дискуссия мәйданчыгында эш җәелдереләчәк. Анда әти-әниләрнең министрлык, төрле ведомстволар вәкилләре белән очрашуы да көтелә. Форумга буалылардан район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Македонская җитәкчелегендә тугыз кеше катнаша.