“Шикәрле мишәрләр” югары татар КВН лигасы фестивалендә.

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

28 нче октябрь кичендә Казан шәһәренең “Ак Барс” яшьләр үзәгендә югары татар КВН лигасы фестивале булып узды. Татарстан, Башкортстан һәм Мәскәү шәһәреннән  килгән 11 команда арасында “Шикәрле мишәрләр” исеме белән Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары да бар иде.Беренче тапкыр гына югары татар КВН лигасы фестивалендә катнашуларына карамастан, башка командалардагы студентлардан ким чыгыш ясамады укучыларыбыз.Безнең команданың татарча мәзәкләрен, җырларын  тамашачылар бик җылы кабул итте һәм  аларның чыгышы жюри әгъзаларының да уңай бәясен алды.Фестивальнең төп призына Казан Дәүләт аграр университетының “Әкәмәт” командасы лаек булды. Командабызга киләсе уеннарда зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International