Шәһәрдә шушы көннәрдә генә “Көнбатыш бистә” автобус маршруты ачылды. Шулай ук “Космовский урамы” дигәне кабат торгызылды.
Иң элек газета укучыларыбызга аларның йөрү тәртибен һәм вакытын җиткерәбез. 2 номерлы “Космовский урамы” маршруты буенча автобус тимер юл вокзалыннан иртәнге 6.55 сәгатьтә кузгала һәм 7.55 сәгатьтә Буа машина төзү заводына барып җитә. 13.00 сәгатьтә машина төзү заводыннан кузгалып, 13.55 сәгатьтә тимер юл вокзалына кайта. Кичке 17.00 сәгатьтә кабат машина төзү заводыннан тимер юл вокзалына кайта. Анда 17.55 сәгатьтә килеп җитә.
3 номерлы “Көнбатыш бистә” маршруты буенча йөрүче автобус тимер юл вокзалыннан бераз гына иртәрәк – 6.50 сәгатьтә кузгала һәм 7.00 сәгатьтә Көнбатыш бистәгә барып җитә. 7.10 сәгатьтә аннан китеп, 7.50 сәгатьтә машина төзү заводына барып җитә. Көндезге 12 сәгать 10 минутта машина төзү заводыннан китеп, 12.50 сәгатьтә Көн-батыш бистәгә килә. Аннан 13 сәгатьтә кузгала һәм 13.10 сәгатьтә тимер юл вокзалында була. 17 сәгатьтә кабат машина төзү заводыннан кузгала һәм 17.40 сәгатьтә Көнбатыш бистәдә була һәм 17.50 сәгатьтә аннан кузгалып, 18.00 сәгатьтә тимер юл вокзалына кайта. Монда шунысын да әйтергә кирәк: Көнбатыш бистәдә автобус “Светофорик” балалар бакчасы яныннан борылып ала һәм алга таба юлын Ефремов урамыннан 1 номерлы маршрут буенча йөри. Автобусның бары тоннель тибындагы тимер юлны аркылы кичү аша йөрергә тиешлеге – куркынычсызлык таләбе.
Яңа автобус маршрутлары турында яңалыкны газетага кадәр электрон басмабызда урнаштырдык. Укучыларыбыз арасында моңа инде ышанмаулары турында комментарий язучылар булды. Янәсе, маршрутларны ачалар, ә автобуслар йөрми. Мондый дәгъва белдерүнең дөреслеккә туры килү-килмәвен үзебез дә тик-шерергә булдык – автобуста шәһәр урамнарын иңләдек. Вакытка карап, нәкъ 12 сәгатькә машина төзү заводына бардык. Озак көттермәде, “Көнбатыш бистә” дип язылган автобус килеп җитте. Соңгы тукталышта төшүчеләр генә юк дәрә-җәсендә. Утыручылар да шулай ук. Кондуктор Сания Галиева әйтүенчә, нигездә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә халык күп йөри. Бу атнада мәктәпләрдә каникул бу-лу да пассажирлар санын киметкән.
– Мин инде ике дистә ел-га якын кондуктор булып эшлим. Көнбатыш бистәдә яшәүчеләр һәр-вакыт автобус булуын те-ләделәр. Хуҗабыз Таһир Газизов та кешеләр турында һәрвакыт кайгырта. Аларга уңайлы булсын өчен тырыша. Бу маршрут иртән дәваханәгә баручылар, шәһәргә эшкә, мәктәпкә укырга йөрүчеләр өчен бик җайлы. Әле аның ачылуы турында белмәүчеләр дә бардыр. Яңа маршрутлар буенча икенче атна гына йөрибез бит, – ди ул.
Без утырган автобуста Көнбатыш бистәгә кайтучылар да, аннан шәһәргә чыгучылар да булмады. Ул тимер юл вокзалына буш килеш кайтты. Шул сәбәпле, бистәдә яшәүчеләрнең бу уңайлылыкка карата фикерләрен белеп булмады. Ә менә вокзалда яныбызга бер ир-ат килде. Үзен Рәмис дип таныштырды. Ул балаларының шәһәрнең 1 номерлы мәктәптә укуын һәм ав-тобусның алар өчен бик җайлы булуын әйтте. Әм-ма аның “Светофорик” балалар бакчасыннан борылмыйча, ерактагырак урамнарга да баруын теләде. Без аралашкан арада Мәүлет Ибраһимов иярләгән транспорт “Ефремов урамы” маршруты буенча рейска китте. Анда да берничә кеше генә утырды. Дүрт автобус көн дәвамында менә шулай өч маршрутны колачлый. Ефремов урамы буенча йөрүчесе 15-16 рейс ясый. Халык кына йөрсен. Автобуслар “хуҗасы” – шәхси эшмәкәр Таһир Газизов та моңа кадәр ачылган яңа маршрутларның нәкъ пассажирлар булмау аркасында туктатылуын әйтә.
– Шәһәр автобуслары болай да табыш китерми. Әлегә бер ай яңа маршрутлар буенча йөртеп карыйбыз. Пассажирлар булмаса, туктатачакбыз, – ди ул.
Аны тагын тукталышларда җиңел автомобильләр күп булу аркасында туктау авыр булу да, машина төзү заводы тукталышында асфальтның начарлыгы да, пассажирларның, биг-рәк тә балаларның зур йөк автомобильләре арасыннан йөрергә мәҗбүр булуы да борчый. Монысын җитәкчелек хәл итәр, ә без, җәмәгать, пассажир булып, автобусларның йө-рүе өчен тырышыйк. Туктатсалар, тагын зарланачакбыз бит.