Россия – халкының бердәмлеге, дуслыгы, милләтара ызгышларга юл куймавы белән зур көчкә ия дәүләт. Туганлык хисләре белән сугарылган күпмилләтле халкы, тыныч тормышта аның куәтен, абруен үстерүгә эшли, ә илебез иминлегенә куркыныч янаганда җиңелмәс калкан булып басуын тарих үзе раслый килә.
Төп законы – Татарстан Республикасы Конституциясе кануннарына нигезләнеп яшәүче һәм эшләүче Татарстан һәрчак авангардта булып, сәясәттә дә, икътисадта да дөрес курс алуын эзлекле һәм ышанычлы үсеше белән раслый килә.
Барлык райондашларны бәйрәмнәр белән тәбрик итеп, иминлек, бәхет, шатлык, гаиләләрнең нык булуын телим