Чаңгы таягыннан курай ясыйм”

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Яңа Чәчкап авылыннан Рәис абый Нәгыймуллин оста баянчы һәм курайчы гына түгел, ә аларга җан өрүче дә. Курайларны ул күптәннән инде үзе ясый, ә гармун-баяннарны төзәтә.

Музыка – гомер буена

Баянда кечкенәдән уйнарга өйрәнә ул.

– Курайны да беренче тапкыр авылда күрдем. Фәйрүзә җиңгәчи дә  бар иде. Аңа шулкадәр кызыктым. Әмма ул чагында уйнап түгел, тотып карау да насыйп булмады, – ди Рәис абый хатирәләрен барлап. Еллар узып, Арча педагогия училищесына укырга кергәч, язмыш кабат курай белән очраштыра аны. Монда инде бу искиткеч уен коралын уйнарга да, ясарга да өйрәнә. Тагын биредә Теләче якларыннан килеп укучы Гөлнира белән таныша. Алар 40 елга якын тату гомер кичереп, өч бала тәрбияләп үстерделәр, тормышлы иттеләр. Ләйлә дә, Гүзәл дә, Рамил да да җыр-моңга гашыйк. Рамил курайда, баянда оста уйный, әтисе белән бик күп чыгышлар ясады. Хәзер Буада яшәүче кызлары Ләйләнең балалары  бу шөгыльне дәвам итә. Алтынчы сыйныфта укучы Наилә ике тапкыр “Аһәңле Татарстан” республика бәйгесендә призлы урын яулады. Икенчедә белем алучы Рөстәм аккордеонда да уйный. Без килгәндә алар каникулда, әби-бабай янында кунакта иделәр. Вакытны бушка уздырмыйча, бабалары белән бергә тагын берничә көй уйнарга өйрәнгәннәр. Аларны музыкаль инструментларын алыштыра-алыштыра безнең хозурга да җиткерделәр. Искиткеч матур килеп чыга. Кияве Ильясны да курай ясарга өйрәткән Рәис абый.

 

Осталык җирдә ятмый

Рәис абый әйтүенчә, курай ясауны  теләгән һәркем башкара ала, бернинди авырлыгы юк. Андыйларга рәхәтләнеп ярдәм итәргә әзер. Шулай ук уйнарга өйрәтергә дә. Әнә, күршедән кечкенә Раян, гармунда уйнарга өйрәнәсем килә, дип, кичләрен кереп җитә.

– Мин ясаган татар курае саны йөздән артып китте инде. Кайсыларында бүген дә уйныйлардыр, кайсылары югалгандыр да, – ди ул. Йокы бүлмәсенең бер почмагын остаханә иткән. Өстәл өстендә эш кораллары күп түгел: тиски, дрель, төрле бораулар, игәү һәм курай өчен заготовкалар – дюралюминий чаңгы таяклары.  Курай ясарга Арча педагогия училищесында музыка  укыткан Мөдәррис Сәйфетдиновтан өйрәнә. Сызымы Ифрат Хисамовныкы.  Беренче карашка, чыннан да, барысы да җиңел кебек – чаңгы таягын 31 сантиметр озынлыкта кисеп аласың да, миллиметрына кадәр тигез аралар калдырып, дрель белән җиде тишек тишәсең. Ярый ла шуның белән эш бетсә. Һәр нотаның төгәл яңгырашына ирешергә кирәк бит әле. Монда абсолют ишетүсез булмый. Ярый хәзер компьютерда “Тюнер” программасы бар.   Ул эшне тизләтә.  Тагын идеаль яңгыраш булдыруда изолента яисә скотч та ярдәмгә килә.

– Бу курайда ми нотасы тоны азрак түбәнрәк булган. Скотчны тишекнең аскы өлешенә ябыштырып куябыз. Үтә күренмәлеләре курайда сизелми, – ди ул. Шулай да курай ясауда иң катлаулысы өрә торган өлешен ясау. Моны чаңгы таяклары белән эшлисе җиңелрәк. Ул игәүләүгә җиңел бирешә. Бөкесен хоккей шайбасыннан ясый. Чаңгы таягының куышлыгы диаметры  да тиешле таләпләргә туры килә. Ул 11-13 миллиметр булырга тиеш, – ди Рәис абый.

Милли уен коралын ул полипропиленнан да, металлопластиктан да ясап караган. Икенчесе моңа ярашлы түгел. Хәер, Рәис абый кулына килеп эләккән һәр курай көй чыгармый калмый. Гадирәкләрен булса да уйный. Хәтта, уенчыкларында да. Менә шулай гармуннарны да “дәвалый” ул. Аларны Интернет аша эзләп таба.

– Мин кайвакыт сукранам да инде. Ә үзе төзәткән гармунда уйнап җибәргәч, әле ярый алгансың, дим. Рәис иҗат кешесе, аннан башка тора алмаганын беләм бит. Лаеклы ялга чыккач вакыты тагын да күп, – ди Гөлнира апа. Үзе мин күбрәк тамашачы ролендә, “артистлар”ымны сыйлап торучы, дисә дә, еш кына аларга кушылып җырлый. Тик менә сәхнә аның өчен түгел. Ә Рәис абыйның иҗатка мәхәббәте музыкага гына түгел, тимер-томырга да кагыла. Әле кибетләрдә дә сатылмаганда мотоблок ясаган, җеп эрләгеч кебек җиһазлар да. Кулы агач эшләренә дә оста. Мәктәптә математика, җыр дәресләрен һәм “завуч” эшен иҗат һәм йорттагы хезмәт белән бәйләп алып барырга өлгергән. Тыштан ук үзенә чакырып торган өйләрендә рәхәт аларның. Башкалар турында гел яхшы фикердә Нәгыймуллиннар – мәктәпне, коллективны сагынып искә алалар. Килен-каенана 40 елга якын тату гомер кичерә, бала-оныклар өй тутырып кайталар. Монда инде иҗат үзеннән-үзе туа.

ваются о других – скучают по школе, коллективу. Сноха и свекровь живут в согласии около 40 лет, приезжают дети, внуки. В такой атмосфере творчество рождается само собой.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International