Мәктәптән тыш эшләр үзәге “Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы” акциясе үткәрелүне хәбәр итә.
Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Бу уңайдан буалылардан фронтта сугышкан, тылда хезмәт куйган туганнары, якыннары турында гаилә архивында сакланган фотоларны һәм аларга комментарийларны үзләренә бару уңайлы булган теләсә кайсы мәктәпкә китерүләре сорала. Моны балалары, оныклары аша да эшли алалар. Анда фотоларны сканерлыйлар һәм оригиналларны үзегезгә кире кайтарачаклар.
Акциягә йомгак ясаганнан соң, тупланган материалдан электрон архив ясалачак һәм ул “ТР Милли музееның” Бөек Ватан сугышы музеена мәңгелек саклауга тапшырылачак.
Хөрмәтле буалылар, битараф калмагыз, Ватан сугышы турында халык хәтерен саклауда үзегездән өлеш кертегез.